Accessibility links

Кайнар хәбәр
Истанбулга килгән президент Рәҗәп Тайип Эрдоган чыгыш ясый
Истанбулга килгән президент Рәҗәп Тайип Эрдоган чыгыш ясый

Төркиядә гаскәр фетнәсеннән соң Эрдоган чистартулар игълан итә

Шимбәгә каршы төндә Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын белдерде. Төркия җитәкчелеге фетнәнең бастырылуын әйтә. Таң алдыннан Истанбулга килгән президент Рәҗәп Тайип Эрдоган гаскәрдә чистартулар, кайбер югары җитәкчеләрнең кулга алынуын игълан итте.

Төркиядә фетнәчеләрне бастыру дәвам итә

Төркиядә хәрби фетнәдә катнашканнарны бастыру чаралары дәвам итә.

Анкарада хакимияткә тугрылыклы көчләр Баш хәрби идарә бинасын контрольгә алды

Диярбакырдагы хәрби һава көчләре базасында бер йөзләп хәрби чолганышка алынды. Алар фетнәдә катнашуда шикләнелә.

Фетнәдә 90 кешенең һәлак булуы әйтелә

Төркиянең Anadolu хәбәр агентлыгы хәрби фетнә омтылышында 90 кешенең һәлак булуы, 1154 кешенең төрле дәрәҗәдә яралануы турында белдерде. Reuters агентлыгы фетнә омтылышыннан соң кулга алынган хәрбиләр саны 1563кә җитте дип хәбәр итә. Фетнәдә катнашуда шикләнелеп 5 генерал, 29 полковник вазифаларыннан алынды.

Төркия премьеры 130 фетнәченең кулга алынуын белдерде

Бинали Йылдырым
Бинали Йылдырым

Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым фетнәчеләр ягында булган 130дан артык кешенең кулга алынганлыгын, фетнә оештырырга ярдәм иткән бер генералның үтерелгәнлеген белдерде.

Истанбулда һәм илнең башка шәһәрләрендә узган төндәге бәрелешләрдә дистәләрчә кеше һәлак булды, йөзләрчә кеше яраланды. Иң каты бәрелешләр булган башкала Әнкарада кимендә 42 кеше һәлак булды.

Эрдоган: Гаскәрдә чистартулар башланачак

Эрдоган Истанбулда матбугат очрашуы оештырып хәрби фетнәдә азсанлы хәрбиләрнең генә катнашканлыгын әйтте. Ул шулай ук бу хәлдән соң гаскәрдә чистартулар башланачагын һәм кайбер югары җитәкчеләрнең кулга алынуын игълан итте.

Төркиянең күзләү оешмасы илдәге гаскәр фетнәсе бастырылды дип белдергән. Бу хакта Төркиянең NTV телеканалы хәбәр итә. Телеканал хәбәрләренә күрә, түнтәрелештә катнашучылар кулга алган Төркиянең хәрби идарәсе башлыгы Һулуси Акар азат ителгән һәм ул вазифаларына керешкән.

Истанбул үзәгендәге Таксим мәйданында түнтәрелештә катнашкан дистәләрчә хәрби коралларын тапшыра, аларны полиция машиналарында алып китәләр, дип хәбәр итә Reuters күрүчеләргә таянып.

Эрдоган Истанбулга килде

Шимбәгә каршы төндә хәрби фетнә вакытында Мәрмәрис шәһәрендә булган Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган очкыч белән Истанбулна килде. Һава каланында аны күпсанлы тарафдарлары каршы алды.

Эрдоган: Төркия фетнәчеләр кулына җиңел генә бирелә торган ил түгел

Эрдоган: Фетнәчеләр җәзага тартылачак
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

Хәрби фетнә башланганнан соң берничә сәгать югалып торган Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган башта CNN Turk телевидениесе аша видеомөрәҗәгать ясап халыкны урамнарга чакырды, соңрак диңгез буендагы Мәрмәрис шәһәрендә журналистлар алдына чыгып Төркиянең фетнәчеләр кулына җиңел генә күчә торган ил булмавын әйтте һәм аларның җәзага тартылачагын белдерде.

Полиция кулга алган хәрбиләр һәм Анкарадагы танк

Полиция кулга алган хәрбиләр һәм Анкарадагы танк
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:24 0:00

Кесә телефонына төшерелгән видеода полиция кулга алган хәрбиләр һәм Анкарада хәрби фетнәдә катнашучылар кулындагы танк.

дәвам

XS
SM
MD
LG