Accessibility links

Кайнар хәбәр
Истанбулга килгән президент Рәҗәп Тайип Эрдоган чыгыш ясый

Төркиядә гаскәр фетнәсеннән соң Эрдоган чистартулар игълан итә

Шимбәгә каршы төндә Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын белдерде. Төркия җитәкчелеге фетнәнең бастырылуын әйтә. Таң алдыннан Истанбулга килгән президент Рәҗәп Тайип Эрдоган гаскәрдә чистартулар, кайбер югары җитәкчеләрнең кулга алынуын игълан итте.

Фетнә турында фотогалерея

Төркиядә хәрбиләр фетнә башлады

Анкарада полиция хезмәткәре
1/9 Анкарада полиция хезмәткәре
Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын хәбәр итә. Хәрбиләр Босфор бугазы күперләрен япты.
Хәрбиләр Босфор бугазы күперләрен япты
2/9 Хәрбиләр Босфор бугазы күперләрен япты
Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын хәбәр итә. Хәрбиләр Босфор бугазы күперләрен япты.
Төркия иминлек көчләре полиция хезмәткәрләрен юл буенда тоткарлый
3/9 Төркия иминлек көчләре полиция хезмәткәрләрен юл буенда тоткарлый
Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын хәбәр итә. Хәрбиләр Босфор бугазы күперләрен япты.
4/9

Күперләрне япкан хәрбиләр
5/9 Күперләрне япкан хәрбиләр
Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын хәбәр итә. Хәрбиләр Босфор бугазы күперләрен япты.
Күперләрне япкан хәрбиләр
6/9 Күперләрне япкан хәрбиләр
Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын хәбәр итә. Хәрбиләр Босфор бугазы күперләрен япты.
Банкоматлардагы чиратлар
7/9 Банкоматлардагы чиратлар
Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын хәбәр итә. Хәрбиләр Босфор бугазы күперләрен япты.
Банкоматлардагы чират
8/9 Банкоматлардагы чират
Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын хәбәр итә. Хәрбиләр Босфор бугазы күперләрен япты.
Истанбулның Таксим мәйданы янында полиция машиналары
9/9 Истанбулның Таксим мәйданы янында полиция машиналары
Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын хәбәр итә. Хәрбиләр Босфор бугазы күперләрен япты.
Previous slide
Next slide

Әнкарада ТРТ каналында эшләүче Сәгыйть Хәйри Төркиядә диңгездә ялда. Алар Әнкарага иртәгә кайтырга тиеш. Ул комендант сәгате игълан ителде дип хәбәр итә.

Журналист Раил Өметбаев Искешәһәрдә. Аның әйтүенчә, анда дәүләтнең төп ТРТ телеканалы күрсәтми. Шуңа халык вазгыятне "Хәлләр бик начар икән" дип бәяли.

Искешәһәргә керү һәм чыгу юллары ябылган. Facebook, YouTube, WhatsApp әлегә эшли.

Истанбулда яшәүче Илшат Нәзипов: "Мин Истанбулның (Азия ягындагы) Үскүдәрендә яшим. Бездә ул кадәр куркыныч түгел, әмма Әнкарада хәлләр хөрти диләр. Атышлар Әнкараның иминлек саклау һәм ТРТ телеканалы янында бара. ТРТ бу дәүләт түнтәрелеше дип хәбәр итте. Истанбулда интернет һәм телевидение яхшы эшли.

Истанбулда хакимияттәге Гаделлек һәм тәррәкыять фиркасе башлыгы барлык халыкны урамга, мәйданнарга чыгарга өнди. Банкомат һәм бензин салу урыннарында чират".

Төркия премьеры хәрбиләрнең бер өлеше фетнә күтәрде дип белдерде

Истанбулда кораллы гаскәриләр шәһәрнең Европа һәм Азия өлешләрен тоташтыручы Босфор бугазы күперләрен япты.

Премьер-министр Йылдырым Бинали хәрбиләрнең бер өлеше дәүләт түнтәрелеше ясарга маташа дип белдерде.

Төркия башкаласы Әнкарада хәрбиләр һәм хәрби техника хәрәкәтенең шактый җанлануы, шул исәптән хәрби боралакларның бик түбән биеклектә очуы күренә.

Әнкарада яшәүче кайберәүләр Twitter аша шартлау тавышлары ишетүләрен хәбәр иткәннән соң иң популяр социаль челтәрләр Төркиядә ачылмый башлады.

XS
SM
MD
LG