Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия спорт министрлыгы ФСБ ярдәмендә допинг анализларын ялганлап күрсәтүдә катнашкан


Русия түрәләре спортчыларның 2014 елгы Олимпиадада допинг куллануын яклаган.

Мәскәүнең допинг анализларын эшкәртү лабораториясе дәүләт системы яклавы кысаларында спортчыларның допинг куллануын яшергән. Бу хакта Макларен бәйсез комиссиясенең бүгенге хисабында әйтелә.

Русия спорт министрлыгы Мәскәү һәм Сочи лабораторияләренә ФСБ катнашында допинг анализлары нәтиҗәләрен ялганлап күрсәтүне җибәргән һәм контрольдә тоткан. Сочида 2014 елгы Олимпиада вакытында Русия спортчылары допингын куллануны оештыру тәртибен тикшергән Макларен бәйсез комиссиясе шундый нәтиҗәгә килгән.

XS
SM
MD
LG