Accessibility links

Кайнар хәбәр

ХОК Русияне вакытлыча халыкара спорт уеннары үткәрүдән читләштерергә чакыра


Халыкара Олимпия комитеты Русия спортчыларының Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпия уеннарында катнашу-катнашмау мәсьәләсе белән махсус комиссиянең шөгыльләнәчәген белдерә.

Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) вакытлыча Русияне үзендә халыкара спорт уеннары үткәрүдән читләштерү чакыруы белән чыкты. Комитет белдерүендә Русия спортчыларының Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпиия уеннарында катнашу-катнашнмау мәсьәләсе белән махсус тәртип комиссиясенең шөгыльләнәчәге дә әйтелә.

"Халыкара Олимпия комитеты (Дөньякүләм допингка каршы агентлык әзерләгән) хисабта Русиянең спорт министрлыгы түрәләренең һәм башка затларның Олимпия хартиясен, Дөньякүләм допингка каршы кодексны бозу мөмкинлеге сәбәпле тәртип комиссиясе төзелгәнлеген белдерә", диелә документта.

Сишәмбе допинг җәнҗалы сәбәпле Русия спорт министрлыгында һәм җыелма такымнарны әзерләү үзәгендә эшләүче тагын берничә түрәнең вазифаларыннан читләштерелгәнлеге билгеле булды. Алар арасында фән департаменты директоры урынбасары Авак Абалян, Русия Олимпия комитетының медицина һәм фәнни-тикшеренү програмнары идарәсе башлыгы Ирина Родионова, спорт министрының допингка каршы сорауларда киңәшчесе Наталья Желанова, җыелма такымнарны әзерләү үзәге вәкиле Алексей Великодный бар. Бу хакта спорт министры Виталий Мутко белдерде.

Дүшәмбе Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев карары белән спорт министры урынбасары Юрий Нагорных вакытлыча вазифасыннан читләштерелгән иде. Аңа кадәр Русия президенты Владимир Путин Дөньякүләм допингка каршы агентлык (WADA) хисабында исемнәре телгә алынганнарның тикшерү тәмамланганга кадәр читләштереләчәген белдергән иде.

Дөньякүләм допингка каршы агентлык хисабында Русиядәге допингка каршы лабораторияләрнең спортчыларның тыелган матдәләр кулланунын белә торып яшергәнлеге әйтелә. Башбаштаклыкларга ФСБның катнашы булу да күрсәтелә.

XS
SM
MD
LG