Accessibility links

Лондонда Русия илчелеге каршында "медальләр кайтару" тартмасы куелган


Русия спортындагы допинг җәнҗалыннан соң Британиянең Лондон шәһәрендәге Русия илчелеге каршына медальләрне кайтару тартмасы урнаштырылды.

Лондонда Русия илчелеге ишеге янында «Олимпиада медальләрен кайтару тартмасы» барлыкка килгән. Аны Paddy Power букмер оешмасы урнаштырган. Тартмада «Үз медальләрегезне эчкә салыгыз» (Put in your medals) дигән язу язылган һәм беренче Put in сүзе Русия президенты фамилиясенә ишарәләп кушылып язылган.

Paddy Power әлеге чарада Русия спортындагы допинг җәнҗалы истә тотыла дип язды Твиттерындагы битендә.

Бер көн элек Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) вакытлыча Русияне үзендә халыкара спорт уеннары үткәрүдән читләштерү чакыруы белән чыкты. Комитет белдерүендә Русия спортчыларының Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпиия уеннарында катнашу-катнашнмау мәсьәләсе белән махсус тәртип комиссиясенең шөгыльләнәчәге дә әйтелә.

XS
SM
MD
LG