Accessibility links

Кайнар хәбәр

Спорт арбитраж мәхкәмә Русия атлетларына Олимпиадада катнашу рөхсәте бирмәде


Русия Олимпия комитетының илдәге 68 атлетны Рио-де-Жанейрода узачак уеннарда катнаштыру гаризасы кире кагылды.

Спорт арбитраж мәхкәмә Русия Олимпия комитетының Халыкара җиңел атлетика федерациясенә русияле атлетларны Рио-де-Жанейрода узачак Олимпидада катнаштыру гаризасын кире какты. Әнә шул сәбәпле Русия җиңел атлетлары Олимпиадада Русия әләме астында чыгыш ясый алмаячак.

18 июль Дөньякүләм допингка каршы агентлык 2014 елда Сочида үткән Олимпиадада Русия спортчыларының допинг куллану шиге турында хисабын игълан итте. Бу хәлдән соң Халыкара Олимпия комитеты русияләргә Олимпиадада катнашу рөхсәте бирмәде. Комитетның соңгы карары арбитраж мәхкәмә нәтиҗәсеннән соң кабул ителә дип тә белдерелде.

Халыкара Олимпия комитеты вакытлыча Русияне үзендә халыкара спорт уеннары үткәрүдән читләштерү чакыруы белән чыккан иде. Комитет белдерүендә Русия спортчыларының Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпия уеннарында катнашу-катнашнмау мәсьәләсе белән махсус тәртип комиссиясенең шөгыльләнәчәге дә әйтелде.

Әлегә Русияңәгше ике атлетка - Юлия Степанова белән Дарья Клишинага гына Олимпиадада катнашу рөхсәт ителде.

XS
SM
MD
LG