Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Бариев: Допинг өчен тренерлар, түрәләр гаебен спортчылар үз өстенә алырга тиеш түгел


Марат Бариев
Марат Бариев

Спорт арбитраж мәхкәмә Русия Олимпия комитетының русияле атлетларны Рио-де-Жанейрода узачак Олимпидада катнаштыру гаризасын кире какты.

Русия Думасы депутаты Марат Бариев Русия атлетларын Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиададан читләштерү мәсьәләсе килеп тууга мөнәсәбәттә ил Допингка каршы агентлык таләпләренә карата чаралар күрергә тиеш иде дип белдерә. Бариев бу хакта пәнҗешәмбе "Азан" интернет радиосында туры эфирда белдерде.

"Утсыз төтен булмый. Кызганыч, Русиядә башка күпләгән илләрдәге кебек допинг куллану күзәтелә. Әмма чит илләрдә моның өчен зур җәза билгеләнә. Әгәр үз вакытында булган хәлләргә карата дөрес чишелеш табылса, бүген күпләгән кыенлыкларны чишеп булыр иде. Олимпиадада катнашудан мәхрүм ителгән 68 атлетның берсе генә дә спорт уеннарын оештыручылар: тренерлар, табиблар һәм түрәләр гаебен үз өстенә алырга тиеш түгел", ди Бариев.

Аның сүзләренчә, допинг куллануга каршы канун өлгесе Русия Думасында беренче укылышта кабул ителгән, икенче укылыш көзен булачак.

Дөньякүләм допингка каршы агентлык хисабында Русиядәге допингка каршы лабораторияләрнең спортчыларның тыелган матдәләр кулланунын белә торып яшергәнлеге әйтелә. Башбаштаклыкларга ФСБның катнашы булу да күрсәтелә.

21 июль Спорт арбитраж мәхкәмә Русия Олимпия комитетының Халыкара җиңел атлетика федерациясенә русияле атлетларны Рио-де-Жанейрода узачак Олимпидада катнаштыру гаризасын кире какты.

XS
SM
MD
LG