Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның Төркиядәге илчесе кырымтатарлар белән саубуллашты


Украинаның Төркиядәге илчесе (с) Кырымтатар конгрессы генераль секретаре Намык Кемал Баярдан бүләкне кабул итте
Украинаның Төркиядәге илчесе (с) Кырымтатар конгрессы генераль секретаре Намык Кемал Баярдан бүләкне кабул итте

Украинаның Төркиядәге илчесе бу илдә үз вазифаларын тәмамлый.

Украинаның Төркиядәге илчесе Сергей Корсунский 22 июль кичендә Әнкарада кырымтатар җәмгыяте вәкилләре белән саубуллашу өчен очрашты. Корсунский 2008 елдан бирле Төркиядә Украина илчесе булып торды, бу көннәрдә аның бу вазифадагы мөддәте тәмамлана. Яңа илче итеп кемнең билгеләнәчәге әлегә хәбәр ителмәде.

Төркиядәге Кырымтатар оешмалары берлеге исеменнән илчегә рәхмәт хаты һәм аз санда гына җитештерелгән алтын йөгертелгән "Госманлы шешәсе" исемле һәдия тапшырылды.

Илченең кырымтатарларга игътибары 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвеннән соң артты. Корсунский 1944 елның 18 май сөргенен искә алып Әнкарада уздырылган урам җыеннарына, Кырым аннексиясенә каршы чарага чыгып чыгышлар ясады.

XS
SM
MD
LG