Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр: Германиянең Ансбаһ шәһәрендә шартлауны Сүрия качагы оештырган


Дүшәмбегә каршы төндә Ансбаһта шартлауда 12 кеше яраланды, алар арасыннан өчәүнең хәле авыр, дип белдерелә.

Германия эчке эшләр министры Йоаһим Һеррман сүзләренчә, Бавариядәге Ансбаһ шәһәрендә шартлау оештыруда шикләнелүче Ansbach Open фестиваленә үтәргә омтылган, әмма барып чыкмаган, шуннан соң бомба шул тирәдәге рестораннарның берсе янында шартлаган.

Дүшәмбегә каршы төндә Ансбаһта шартлауда 12 кеше яраланды, алар арасыннан өчәүнең хәле авыр, дип белдерелә.

Һеррман сүзләренчә, җинаять кылган дип шикләнелүче чыгышы белән Сүриядән, аңа 27 яшь. Ике ел элек ул Германия хакимиятләренә сыену сорап мөрәҗәгать иткән, әмма үтенече канәгатьләндерелмәгән.

Сүрияле ике тапкыр үз-үзенә кул салырга омтылган, психиатрия клиникасында дәвалану узган. Йоаһим Һеррман җинаятьтә ислам эзе булу-булмау тикшерелечәген белдергән Deutsche Welle-га.

XS
SM
MD
LG