Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең биш ишкәкчесе Олимпиададан читләштерелгән


Халыкара каноэ федерациясе допинг куллануга дәлилләр булган бөтен атлетларны Олимпиададан читләштердек дип белдерә.

Халыкара каноэ федерациясе хәбәр итүенчә, Русиянең биш ишкәкчесе Олимпиадада катнашмаячак. Алаh: каноэда ишүчеләр Андрей Крайтор һәм Алексей Коровашков, байдаркада ишүчеләр Александр Дьяченко, Елена Анюшина һәм Наталья Подольская.

Халыкара каноэ федерациясе генераль секретаре Саймон Тулсон: "Без ашыгыч чаралар күреп, допинг куллануга дәлилләр булган бөтен атлетларны читләштердек", дип белдерде.

Русия волейболчысы Александр Маркинның да мельдоний кулланган өчен Олимпиадада катнашмаячак. Халыкара волейбол федерациясе әнә шундый карар кабул иткән.

Якшәмбе Халыкара Олимпия комитеты Рио-де-Жанейрода узачак Олимпида-2016да Русия атлетларына катнашу мөмкинлеге биреп аларгашартлар куйды.

Русияләр WADA таләпләренә туры килгән допингка сынау үткән вакытта гына Олимпиадада чыгыш ясый алачак. Допинг сынауны халыкара лабораторияләр расларга тиеш. Уеннарда катнашу рөхсәте алганчы спортчыларны спорт төре федерациясе һәм допингка каршы комиссия төрле яклап тикшерәчәк.

XS
SM
MD
LG