Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров: "Русия Кырымны урыс дөньясы стандартларына туры китереп чистарта"


Рифат Чубаров
Рифат Чубаров

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Кырым федераль бүлгесен бетерү карарын "Кырымны урыс дөньясы стандартларына туры китереп чистарту" нияте дип атады.

28 июль Русия президенты Владимир Путин Кырым федераль бүлгесен бетерү турында карар имзалады. Карар нигезендә ике ел элек аннексияләнгән ярымутрау Көньяк федераль бүлгегә кушыла.

Бу бүлгегә Ростов, Краснодар, Волгоград, Әстерхан өлкәләре, Калмык, Адыгея республикалары керә. Әлеге үзгәрешләр "федераль органнарының эшен яхшырту" максаты белән башкарыла диелә.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров бу үзгәрешләргә "Русия Кырымны урыс дөньясы стандартларына туры китереп чистарта" дигән бәя бирде.

Мәҗлеснең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хамзин, бу үзгәрешләр кырымтатарлар өчен бернинди роль уйнамый, диде. "2014 елда Кырымны аннексияләгәннән соң Путин, Кырым - борынгыдан урыс җире, урыс дөньясы өчен изге урын дигән иде, аның реабилитация турында карарында биш халыкны телгә алганын да онытмыйк. Без мондый үзгәрешләрне күп күрдек, монысы да кырымтатарлар өчен зур яңалык түгел", диде ул Азатлыкка.

Шулай итеп, ни бары ике ел яшәгән Кырым бүлгесе бетерелә, анда президент вәкиле булып торган Олег Белавенцев Төньяк-Кавказ бүлгесенә вәкил итеп юллана.

Федераль статуслы Акъяр (Севастополь) шәһәренең Мәскәү куйган губернаторы Сергей Меняйло да вазифасыннан азат ителеп, Себер федераль бүлгесенә җиберелә.

Кырымның Мәскәү билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов һәм парламент рәисе Владимир Константинов бу үзгәрешләргә әлегә үз фикерен белдермәде.

XS
SM
MD
LG