Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан университеты 2017 елга бюджет урыннарын 26 процентка киметә


Казан университеты (КФУ)
Казан университеты (КФУ)

Филологлар өчен бюджет урыннар икегә кыскарган – 126дан 60ка калган.

Русия Мәгариф министрлыгы 2017 елда Казан университетына (КФУ) студентлар кабул итү планын раслады. Әлеге план нигезендә бюджет урыннарының дүрттән бере бетерелә. Бу хакта проректор Рияз Миңзариповка сылтама белән уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңзарипов сүзләренчә, бюджет урыннарын киметү, иң беренче чиратта, һуманитар юнәлешләргә кагылган. Педагогик белгечләр әзерләү бюджет урыннары 105кә кыскарган.

Филологлар өчен бюджет урыннар икегә кыскарган – 126дан 60ка калган. Аның 15 урыны КФУның Алабугадагы филиалына бирелгән, Казанда 45 урын калган, дип яза "Реальное время".

2016 елда экътисад белгечлегенә бюджет урыннары 184 булса, 2017 елда ул 139га калачак.

XS
SM
MD
LG