Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры артистлары Татарстан авылларына чыгып китә


Камал театры артистлары "Үлеп яратты" спектаклендә уйный.
Камал театры артистлары "Үлеп яратты" спектаклендә уйный.

Камал театры Татарстан авылларында бер ай эчендә иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бүген Татарстан авылларына чыгып китә. 3 сентябренә кадәр камаллар анда иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк. Гастрольләр театрының 110 еллык юбилее уңаеннан оештырыла.

Кайбыч, Питрәч, Кама Тамагы, Әтнә районнарында театр 4 спектакль күрсәтәчәк, шуларның икесе премьера. Алар арасында "Галиябану", "Бабайлар чуагы", "Исәнме, улым", "Мулла" спектакльләре бар, хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

XS
SM
MD
LG