Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казансу елгасында балыклар һәм үрдәкләр күпләп үлгән


Белгечләр балык һәм кош үләксәләре табылган урында анализ өчен су үрнәген алдылар.

Казансу елгасында балыклар һәм үрдәкләр үлеме сәбәпләрен ачыклыйлар. Моның өчен экологлар елгадан су үрнәген алган, хәбәр итә "Татар-информ".

Елагадагы кислород күләме җитәрлек булуы ачыклангач, Казан табигать саклау прокуратурасы балыклар һәм кошларның күпләп үлүе елгага зарарлы матдәләр ташланудан соң килеп чыгарга мөмкин, дип белдерде. Тикшерү нәтиҗәләре берничә көннән билгеле булачак.​

XS
SM
MD
LG