Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рио-де-Жанейрода Җәйге Олимпиада башланды


Олимпиада ачылыш тантанасыннан күренеш
Олимпиада ачылыш тантанасыннан күренеш

Олимпия уеннарында 10 меңнән артык спортчы катнаша

Рио-де-Жанейроның "Маракана" стадионында 2016 елгы җәйге Олимпиада уеннарының рәсми ачылышы үтте.

Ачылыш тантанасы Бразилия тарихына багышланды. Башта джунглиларда җирле халыкларның барлыкка килүе күрсәтелде. Аннары Европадан бу төбәккә килүче португаллар җанландырылды. Әлеге сәхнәләр Бразилия милли музыкасы белән үрелеп барды. Бервакыт стадион дәү карнавалны хәтерләтә башлады. Анда мең ярым биюче чыкты.

Олимпиада дәвамында 206 ил такымнары, аларга кушылган качак спортчылар такымы 40тан артык спорт төрендә көч сынашачак.

Әлеге җәйге Олимпиада рәсми рәвештә 31нче булып санала. Ләкин чынлыкта ул 28нче генә. Чөнки 1916, 1940 һәм 1944 еллардагы Олимпия уеннары Дөнья сугышлары аркасында үткәрелмәгән.

XS
SM
MD
LG