Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимур Хаматшин Паралимпиягә бара алмавын авыр кичерә


Русия такымы Паралимпия ярышларыннан читләштерелгәч, Русия Паралимпия комитеты рәисе Владимир Лукин чыгыш ясый
Русия такымы Паралимпия ярышларыннан читләштерелгәч, Русия Паралимпия комитеты рәисе Владимир Лукин чыгыш ясый

Допингка чит илләрдә күп тапкыр тикшерелгән һәм анализ нәтиҗәләре беркайчан да "уңай" булмаган Башкортстан спортчысы Тимур Хаматшин, Русия такымын Паралимпия ярышларыннан читләштерү карарын ишеткәч, шок кичерүен әйтә.

Бразилиядәге быелгы Олимпиада әле башланганчы ук допинг җәнҗаллары белән тарихка кереп калды. Русия такымы тирәсендәге вазгыять уеннарның беренче көннәрендә тагын да читенләште. 8 августта Халыкара паралимпия комитеты Русия җыелма такымын Паралимпиададан читләштерү турында карар чыгарды.

Бу карар WADA (Допингка каршы халыкара идарә) хисабына таянып әзерләнгән. Анда допинг анализларын яшерү Русиядә системлы рәвештә башкарылып килгән диелә. 2011-2015 елларда андый очрак 643 тапкыр кабатланган. Аерым алганда, Русия паралимпия такымы допинг анализларын алмаштыру белән хәтта Сочи уеннарында да шөгыльләнгән. Иң кызыгы, нәкъ менә Сочида Русиянең мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары 80 медаль яулап ала. Ә аңа кадәрге өч Паралимпиадада барлык (өч Паралимпиаданыкы бергә) медальләр саны нибары 92 генә булган. Бу, әлбәттә, уйландырырлык.

Русия паралимпия җыелма такымы Риода чыгыш ясый алмаячак дигән хәбәрне, мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар авыр кабул итте. Алар арасында допинг кулланмаучы, гадел спортчылар да аз түгел. Мәсәлән, Башкортстаннан фехтование Европа чемпионы, дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулаган Тимур Хаматшин. Русия җыелма такымының читләштерелүе турында белгәч, ул шок кичерә.

Спортчы Тимур Хаматшин Паралимпиягә бара алмавын авыр кичерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:21 0:00

"Өйгә күнегүләрдән кайтып бара идем. Хәбәрне радиодан ишеткәч, ярты сәгать өй каршында утырып тордым, нишләргә белмичә...", "Кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам, мин беркайчан да допинг кулланмадым. Допингка мине күп тапкыр тикшерделәр. Нигездә чит илләрдә - Канада, Европада. Русиядә тикшерүне бер-ике мәртәбә генә үттем. Анализ нәтиҗәләре бер дә "уңай" булмады", диде Азатлыкка Тимур Хаматшин.

Халыкара паралимпия комитетының читләштерү карары белән Русия килешмәде. Якын көннәрдә ул Спорт арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена. Ул арада илнең җыелма такымы паралимпиадага әзерләнүен дәвам итә.

XS
SM
MD
LG