Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" Башкорстаннан 8 кешене сәяси тоткын дип атады


Хөкем ителүчеләр бергә җыелышып дини китапларны укыган, фикер алышкан һәм чәйләр эчкән өчен 10 елга кадәр төрмә җәзасына хөкем ителде.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән бәйле булуда гаепләнеп хөкем ителгән Башкортстаннан 8 кешене сәяси тоткын дип атады.

Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Илгиз Сәлахов, Шамил Хөснияров, Илшат Сәлимов, Газим Котлыяров, Руслан Асылов, Рөстәм Галимханов, Рөстәм Габдуллин һәм Айдар Фәйзуллин 5,2 елдан башлап 10,5 елга кадәр төрмә җәзасы алган.

Хөкем ителүчеләрнең эшчәнлеге дини китапларны уку, фикер алышу һәм чәйләр эчүгә генә кайтып калган. Һәм бу турыда хөкем карарында да язылган, диелә "Мемориал" белдерүендә.

Июльдә "Мемориал" "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында әгъза булып торуда гаепләнгән 4 кырымтатарны сәяси тоткын дип атады. Хокук яклау үзәге әлеге оешманы террорчы дип атау дөрес түгел дип саный.

XS
SM
MD
LG