Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кама Аланында элекке АЭС төзелеше хәрабәләре

Кама Аланындагы беренче атом электростанциясе 1980 елда төзелә башлый. Тик бу эш 1986 елгы Чернобыль һәлакәте аркасында, илдәге сәяси, икътисади хәл кискенләшү һәм Татарстан җәмәгатьчелегенең төзелешкә протесты сәбәпле 1990 елда туктый. Бүген ул чорда корылган биналар хәрабә хәлендә. Монда килгәннәрне төрле якка чыгып торган тимер-томыр, биектә асылынып торган бетон плитәләр каршы ала. Сакчылар күренми, шулай да, диварларда булган язулар, аунап яткан чүп-чардан кешеләрнең монда килеп йөргәннәре аңлашыла. Төзелеш материалларын да җирле халык сүтеп бетергән.

XS
SM
MD
LG