Accessibility links

Интернет кулланучылар танылган мультфильм персонажларын "татарчалаштырырга" чакыра


Tatar internet meme
Tatar internet meme

АКШта Cartoon Network телеканалы өчен чыгарыла торган “Стивен галәме” ("Steven Universe") мультфильм яратучылары Казанда очрашу уздырырга җыена.

“Стивен галәме” ("Steven Universe") күпсерияле мультфильм яратучылары интернет кулланучыларына мөрәҗәгать итеп аны татарчалаштырырга һәм күбрәк "татарча мемнар" ясарга чакыра.

Сериал персонажларының кайберләре калфак, татар милли хатын-кыз күлмәге, түбәтәй кигән килеш интернетта сурәтләнгән дә инде. “Мин татар” дип язылган футболкалар исә хәтта актив кулланышта.

Социаль челтәрләрдәге махсус төркемдә коллажлар эшләү уңайлырак булсын өчен калфак, түбәтәй, чәк-чәк кебек башка татар милли атрибутларының калыплары инде әзер. Теләгән кеше аны кулланып, яраткан персонажын туган телдә атый ала.

Пәрәвездәге коментарлардан күренгәнчә, мультфильмны “татарчалаштыру” актив бара. Аны хәтта рус фамилияле кулланучылар да яратып башкара.

“Стивен галәме” – Ребекка Шугар тарафыннан иҗат ителгән сериал. Ул икешәр тапкыр “Эмми” һәм “Энни” премияләренә лаек булган.

XS
SM
MD
LG