Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры киңәергә җыена


Рөстәм Миңнехановка (уртада) Камал театрын реконструкцияләү проекты тәкъдим ителә. Уңда Камал театры директоры Илфир Якупов, сулда проектны әзерләүче ширкәт вәкиле.
Рөстәм Миңнехановка (уртада) Камал театрын реконструкцияләү проекты тәкъдим ителә. Уңда Камал театры директоры Илфир Якупов, сулда проектны әзерләүче ширкәт вәкиле.

Камал театры директоры Илфир Якупов сүзләренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Камал театрына янкорма эшләү проектына фатихасын биргән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 16 август Камал тетрында булып, бинага реконструкция үткәрүгә фатихасын бирде. Бу хакта Азатлыкка театр директоры Илфир Якупов белдерде. Аның сүзләренчә, бина театрның машиналар кую өлешенә таба зураячак. Проектны тәкъдим итү вакытында президентка бинаны тагын бер катка күтәреп булмаячагын да белдерделәр.

Миңнеханов Камал театрын төзекләндерү проекты белән таныша
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00

"Янкорма театрда артистларга кулайлыклар тудыру, аннан да кала театрны хезмәтләндерә торган төрле цехларны зурайту өчен эшләнә. Декорацияләрне без үзебез ясыйбыз. Аларга да эш урыннарын уңайлы итү кирәк", ди Якупов.

Аның сүзләренчә, вакыт узган саен театрны хезмәтләндерү цехларының таләпләре үзгәрә, яңа технологияләр үтеп керә. Әлегеләрне тормышка ашыру өчен театрны зурайтмый булмый.

Камал театрының әлеге бинасы ачылганга 30 елдан артык. Ачылу вакытын төрле чыганаклар төрлечә бирә. Берәүләр 1985 елда ачыла да, аннан 1987 елга кадәр тагын ябылып тора дип яза. Википедиядә бина 1986 елда төзелеп бетеп, 1987 ел башында ачыла дип язылган. Камал театры бинасы тарихка Татарстанда иң озак төзелгән сәнгать сарае буларак та кереп калды.

Быел 22 декабрьдә татар театрына 110 ел тула. Бу датага бинаны реконструкцияләп бетерү турында сүз дә була алмый ди Якупов. Хәзер президент фатихасыннан соң янкорма буласы урында җирне тикшерү, төзелешне проектлау эшләре башланачак.

Якупов мәрхүм Шамил Закировның театр директоры булып эшләгән вакытта ук реконструкция кирәклеген белдергәнлеген әйтә. "Бу күптәннән килә торган теләк безнең", ди директор.

Миңнеханов Кабан күлен ял итүчеләргә уңайлы итү проекты белән таныша
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:34 0:00

Миңнеханов Камал театры бинасыннан чыккач тирәдәге Кабан күле буйларын да карады. Якупов әйтүенчә, театр мәйданы янында күлгә таба ял итүчеләргә уңайлыклар тудыру турында сүз барган."Монсы икенче проект, ул театрны төзекләндерүгә кагылмый", ди Якупов.

Директор театр биләмәләренең керештәге баскычтан башлануын, ә фонтанлы мәйданның да, яр буйларының да шәһәргә каравын әйтте.

XS
SM
MD
LG