Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җамала Истанбулда җырлады


Җамала Истанбул сәхнәсендә чыгыш ясый
Җамала Истанбул сәхнәсендә чыгыш ясый

Җамала концертын 2500дән артык тамашачы карады. Ул кырымтатарча, төрекчә, инглизчә һәм украинча җырлар башкарды.

Евровидение бәйгесендә беренче урын алган мәшһүр кырымтатар җырчысы Җамала Истанбулда чыгыш ясады. Шәһәрнең Хәрбия ачык һава коцерт залында 17 август кичендә узган тамашада 2500дән артык кеше катнашты. Җамала сәхнәдә кырымтатарча, төрекчә, инглизчә һәм украинча җырлар башкарды. Тамашачылар аларны җылы кабул итте. Алар Төркия, Кырымтатар һәм Украина байракларын күтәреп җырчыга кушылып җырлады.

Коцертта Украина илчелеге вәкилләре, депутатлар, кырымтатар милли хәрәкәте әгъзалары катнашты. Алар арасында Милли мәҗлеснең элекке рәисе Мостафа Җәмилев тә бар иде. Ул сәхнәгә чыгып, “Җамаланы без матур тавышы өчен генә түгел, аның ватанпәрвәрлеге өчен дә яратабыз. Ул инде 2,5 ел Кырымга аяк баскан юк. Чөнки ватаныбыз басып алынган. Әмма, иншаллаһ, ватаныбызны басып алучылардан коткарырбыз”, - диде.

Җәмилев фикеренчә, “Евровидение бәйгесендә чынлыкта ярыш Русия белән кырымтатарлар арасында булды. Һәм кырымтатарлар Җамала ярдәмендә ул бәйгедә җиңеп чыкты”.

Җамала Истанбул коцертын Евровидениедә беренче урын алган “1944” исемле җыры белән тәмамлады.

XS
SM
MD
LG