Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиaдада Җамаланың "1944" җыры яңгырады


Анна Ризатдинова Олимпиадага китәр алдыннан
Анна Ризатдинова Олимпиадага китәр алдыннан

Рио-де-Жанейрода узучы Олимпиадада нәфис гимнастика ярышлары башланыр алдыннан күрсәтелгән тантанада Украина спортчысы Анна Ризатдинова Җамаланың "1944" җыры астында чыгыш ясады.

19 август Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында нәфис гимнастика ярышлары башланып китә.

Әлеге бәйге башланыр алдыннан Риода спортчылар катнашында зур тантана програмы күрсәтелде. Һәр илнең җыелма такымы үзенең мөмкинлекләрен булдыра алганча матур итеп сурәтләргә тырышты.

Украина исеменнән Анна Ризатдинова катнашты. Ул үзенең чыгышын Евровидение-2016 җиңүчесе Җамаланың "1944" җыры астында башкарды. Спортчы кызның киеме дә Украина һәм кырымтатар әләмнәре төсендә иде. Анна һәм Жамала Евровидениедә җиңү яулагач танышалар. "Олимпиадада Җамаланың җиңүен кабатлыйсым килә", ди спортчы.

Анна Ризатдинова
Анна Ризатдинова

Аннаның әти-әниләре Акмәчеттә гомер итә, ә спортчы халыкара ярышларда Украина данын яклый. Кырым телевидениесе журналистлары белән булган әңгәмәләренең берсендә ул Русиянең Кырымны үзенә кушуын кабул итмәвен белдерде.

"Украинадан Кырымга кергәндә Русиянең ак-кызыл- зәңгәрле әләмен һәм русча "Рәхим итегез" дигән язуны күрү минем өчен иң авыр әйбер", диде ул.

Анна Ризатдинова Акмәчеттә туган, хәзер Украина башкаласы Киевта яши. Әтисе ягыннан бабасы Наил Кәрам улы – казан татары.

Анна инде берничә тапкыр нәфис гимнастикада халыкара ярышларда җиңү яулаган спортчы.

XS
SM
MD
LG