Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русиялеләрнең яртысы сайлауларда хәрәмләшү булуын көтә


2011 елгы Дума сайлауларында күпләп хәрәмләшүләрдән соң Русиядә башланган каршылык чараларыннан бер күренеш
2011 елгы Дума сайлауларында күпләп хәрәмләшүләрдән соң Русиядә башланган каршылык чараларыннан бер күренеш

Русиялеләрнең 23 проценты үз тавышын 100 сумнан башлап 5 мең сумга кадәр сатарга әзер.

Русиялеләрнең һәр икесе (51 процент) Дума сайлауларында хәрәмләшүләрнең булачагына ышана. Бу турыда Левада үзәге хәбәр итә. Ул оештырган сораштырудан аңлашылганча, респондентларның 21 проценты хәрәмләшүләрнең Сайлау комиссияләре тарафыннан оештырылуы турында уйлый. 13 процент исә нәтиҗәләрне бозып күрсәтү белән Үзәк сайлау комиссиясе шөгыльләнәчәк, 18 процент исә сайлауларда "Бердәм Русия" һәм башка хакимият фиркаләренә өстәмә уңайлыклар биреләчәк, ди.

Русиялеләрнең 22 проценты исә хәрәмләшүләрнең булмавына ышаныч белдерә. 23 проценты исә үз тавышын 100 сумнан башлап 5 меңгә кадәр акча өчен сатарга әзер.

"Голос" хәрәкәте төзегән "Хәрәмләшүләр харитасы"нда күренгәнчә, сайлауларга 4 атна калганда оешмага 600 мөрәҗәгать килде. 2011 елгы Дума сайлауларында күпләп хәрәмләшүләрдән соң Русиядә каршылык чаралары башланып китте.

XS
SM
MD
LG