Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада җитәкчелек басымына түзә алмаган тикшерүче үз-үзенә кул салды


Уфаның Калинин районында хезмәт иткән 34 яшьлек тикшерүче Илгизәр Ишмөхәммәтов
Уфаның Калинин районында хезмәт иткән 34 яшьлек тикшерүче Илгизәр Ишмөхәммәтов

Уфада полиция тикшерүчесе җитәкчелекнең гаделсез мөнәсәбәте турында видео төшергән һәм үз-үзенә кул салган.

24 яшьлек полиция хезмәткәре Илгизәр Ишмөхәммәтовның кабинетында үз-үзен үтерүе турында Башкортстан Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Үлеме алдыннан Илгизәр җитәкчелек басымына чыдый алмаганын аңлаткан видеомөрәҗәгать әзерләгән.

“Бу минем соңгы видео”, - ди ул камерага. – Мин безнең тикшерүчеләр алдында килеп туган проблемалар турында сөйләргә телим. Эчке эшләр органнарында 2005 елдан бирле эшлим, 2016 елның гыйнварыннан миңа яңа җитәкче билгеләделәр – ул тикшерү бүлеге башлыгы И.Әхтәмова. Аның белән эшләү җиңел булмады. Ул миңа баштан ук гаделсез булды, мине кимсетә иде. Эштә миңа син начар тикшерүче дип әйтәләр иде. Ләкин моның белән килешмим. Миңа, яшь тикшерүчегә авыр эшләр биреп килделәр. Ай буена мине, хезмәттәшләремне эш белән өяргә тырыштылар, гәрчә һәрберебезнең хатыннары, тормыш иптәшләре бар. Кемнең баласы үз әтисе белән күбрәк вакыт уздырырга теләми икән? Миннән ни өчен эшкә килдең, дип күп тапкырлар сорыйлар иде. Эштән китү – проблем түгел. Яңа эш табу – проблем. Илдәге күпләр өчен бу шулай. Бу хакта әйтмәү мөмкин түгел. Мине гел ачуланып торуларыннан, басым ясаудан, җитәкчеләр алдында начар яктан күрсәтүләреннән туйдым. Әгәр эчке эшләр системында хәлләр бүгенге кебек калса, анда эшләүнең мәгънәсе юк”, - диелә Илгизәр Ишмөхәммәтов мөрәҗәгатендә.

Ишмөхәммәтов җитәкчесе тикшерүчеләр алдында яңа эшләрне ачу алдан ук билгеләп куюны таләп иткән. “Әгәр аны үтәмәсәк, югарыда утырган хезмәткәрләр белән проблемнар килеп туарга мөмкин иде”, - ди Илгизәр Ишмөхәммәтов видеосында.

Ишмөхәммәтовның кечкенә кызы калган. Эчке эшләр министрлыгы бу очракны тикшерә башлады.

XS
SM
MD
LG