Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси фиркаләр дебатларын башлады, аерым намзәтләр кызыгып карап тора


Русия дәүләт тере-радио кампаниясенең Татарстан бүлегендә дебатларны тапшыру
Русия дәүләт тере-радио кампаниясенең Татарстан бүлегендә дебатларны тапшыру

Бу атна Татарстанда дәүләт каналларында сәяси фиркаләрнең һәм аерым намзәтләрнең өндәү кампаниясе башланып китте. Сәяси фирка вәкилләренең чыгышлары дебатлар рәвешендә үткәрелде, ә бермандатлы бүлгеләрдән баручыларга аерым чыгыш ясарга гына рөхсәт ителде. Заманында Татарстан президенты сүзчесе булган, "Яблоко" фиркасе исеменнән сайлауга баручы журналист Ирек Мортазин сайлау кампаниясенә ирекле фикер алышу, бәхәс кайтару өчен көрәшә һәм компания барышында бар җитешсезлекләрне теркәп барырга җыена.

Бу сәяси сезонда беренче теле дебатларда ГТРК Татарстан телеканалында ПАРНАС, Гадел Русия, Родина һәм башка фирка вәкилләре катнашты. Фикер алышу импортны алмаштыруга корылган иде. Барлыгы тапшыруга якынча 25 минут бирелгән. Анда намзәтләр чыгыш ясый һәм фикер алыша.

Бу тапшыруда ПАРНАС фиркасе вәкиле Марсель Шәмсетдиновка тәнкыйди карашын белдерергә мөмкинлек бирелде, "Гадел Русия" фиркасенең җирле бүлеге башлыгы Рушания Билгилдиева йомшак кына Русия хакимиятләрен, икътисад өчен җаваплы түрәләрне тәнкыйтьләп алды. Тапшыруның формасы дебат дип әйтелсә дә, бәхәс, җанлы сөйләшү бик үк килеп чыкмады, вакыт та тар булганлыктан, катнашучылар бер-бер артлы кыскача алдан әзерләнгән чыгышларын ясау белән чикләнде.

Русия дәүләт тере-радио кампаниясенең Татарстан бүлегендә дебатлар барышы
Русия дәүләт тере-радио кампаниясенең Татарстан бүлегендә дебатлар барышы

Шундыйрак тапшырулар Русия теле-радио компаниясенең Татарстан филиалы өчен Россия 1, Россия-24, Россия радиосы каналларында төбәк өчен аерылган эфир сәгатьләрендә, "Татарстан - яңа гасыр" каналы теле һәм радио эфирында 22 августтан башлап сайлау көненә хәтле якынча көн аралаш чыгып торачак.

Бермандатлы бүлгеләрдә чыгыш ясаучы намзәтләр дә 22 августта чыгышларын башлап җибәрде. Барлыгы 6 сайлау бүлгесендә 43 намзәт теркәлгән, һәрберсенә 6 минут 28 секунд туры килә.

Сәяси фирка вәкилләренә дебат үткәрү мөмкинлеге бар, әмма бермандатлы бүлгеләрдә чыгучы намзәтләргә - юк. Идел буе сайлау бүлгесендә "Яблоко" фиркасе исеменнән баручы намзәт Ирек Мортазин үзенең сәяси көндәшәре белән бәхәс оештырырга теләгән булган. Ул һәм тагын берничә намзәт Русия Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе өстеннән шикаять язып, аларга җәза бирүне сораган иде. "Әлегә аларның җавабы юк, элегрәк язган мөрәҗәгатьләргә дә бернинди җаваплар килмәде", ди Мортазин. Алай да ул өметен өзми.

"Бермандатлы намзәтләр өчен дебатларны бетерү - сәяси яктан алдашу"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:41 0:00

Мортазин үзенең сайлайну шансларын бик югары бәяли һәм "Бердәм Русия" фиркасе намзәте Фатих Сибагатуллинны көчле көндәш дип санамый, шулай ук ул "Гадел Русия" фиркасеннән Рушания Билгилдиеваны, КПРФтан Александр Пешковны, ПАРНАСтан Илья Новиковны һәм башкаларын да шулай ук сәяси көчкә ия дип уйламый.

Әгәр дебатлар булган булса, Мортазин Фатих Сибагатуллиннан "Яровая кануннары" нигезендә миссионерлык кагыйдәләрен кырыслату, ни өчен хәзер тәнкыйтьләгән әйберләрне моңарчы эшләгәмәгәнен, фермерларга тирес чыгару өчен лицензия алдырту һәм башка сәер кануннарны ничек кабул иткәнен сорар идем, ди.

Мортазин хәтта түләүле эфир вакытын бүлүгә китертмәүгә зарланды: "Үз кеше һәм чит-ят кеше психологиясе яхшы эшли, үз кешеләренә - бар мөмкинлекләр тудырыла, кирәкмәгән кешеләргә - бөтен яктан чикләү".

Мортазин: "Татарстан элек тә, хәзер дә икътисади яктан үскән булса, иҗтимагый аң ягыннан торгынлык, сәяси сазлыкны хәтерләткән феодаль республика булып кала", дип белдерә. Әмма бу шартларда да ул "нәрсәдер эшләргә тырышырга кирәк", ди.

XS
SM
MD
LG