Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең Атабай авылында бер килограммлы мамонт теше табылган


Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре мамонт тешен күрсәтә
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре мамонт тешен күрсәтә

Мамонт теше җирдә 10 000 елдан артык яткан. Аның биеклеге - 13 см, озынлыгы - 15 см, киңлеге - 9 см.

Удмуртиянең Можга районында мамонт теше табылган. Сирәк очрый торган табылдыкка Смирновлар гаиләсе Атабай авылы тирәсендә юлыга. Алар тапкан теш җирдә 10 000 елдан артык яткан, дип хәбәр итә «Можгинские Вести».

"Кайбер тешләр суда табылган, мөгаен, алар безнең якларга агым белән килгәндер. Бу Можга районы тирәсендә мамонтлар яшәве турында сөйли", - ди Туган якны өйрәнү музее мөдире Альбина Семакина.

Атабай табылдыгының авырылыгы бер килограммга якын, тешнең биеклеге - 13 см, озынлыгы - 15 см, киңлеге - 9 смга якын.

XS
SM
MD
LG