Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең яңа мәгариф министрыннан татарга нәрсә көтәргә? Белгечләр фикере


Русиянең яңа мәгариф министры Ольга Васильева мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә. Мәскәү, 20 август 2016
Русиянең яңа мәгариф министры Ольга Васильева мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә. Мәскәү, 20 август 2016

Урыс православ чиркәве белән тыгыз бәйләнештә булган, Сталин чорын аклаган Ольга Васильеваның Русиянең мәгариф министры итеп билгеләнүе күп бәхәс тудырды. Болай да аякта авыр басып торган милли мәгарифкә каршы яңа һөҗүм башланмасмы? Азатлык бу хакта белгечләр фикерен сорашты.

Русиядә яңа мәгариф министры билгеләнде – Дмитрий Ливановны Ольга Васильева ​алыштырды. Бу – хәлиткеч вазифа, аеруча милли төбәкләр өчен. Соңгы елларда милли мәгариф үсеше туктап калуы да федераль үзәктән искән җилләргә, андагы реформаларга бәйле. Русиянең мәгариф министры итеп Ольга Васильеваның да билгеләнүе милли мәгариф өлкәсендә эш итүчеләрне сагайтты.

Урыс православ чиркәве белгече булган, фәнни хезмәтләрен дәүләт һәм чиркәү бәйләнешләренә багышлаган, Сталин чорын аклаган һәм ватанпәрвәрлек идеясе ул – “Урыс җирләре өчен!”дип белдергән кеше Русиянең мәгариф министры була аламы? Аның дөньяга карашлары милли республикаларның, аерым алганда, Татарстанда ана телендә белем бирү, миллилекне саклауга киртә булып тормасмы? Бу сорауларга ачыклык кертер өчен Азатлык белгечләрнең фикерен сорашты.

“Мәнфәгатьләребезне яклаячакбыз”

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Татарстан милли мәгариф өлкәсендәге позициясеннән артка чигенмәячәк дип белдерде. Әмма яңа министрга бәяләмә бирү иртәрәк, диде ул Азатлыкка.

Русиянең яңа мәгариф министры турында Энгел Фәттахов
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00

“Әле бәя бирергә иртәрәк. Ольга Васильеваның Русиянең мәгариф министры итеп билгеләнүенә бер атна вакыт та узмады. Бу – без куя торган да, без ала торган министр түгел. Васильева билгеләнгән икән, ул эшли. Карап карарбыз, тормыш үзе күрсәтер. Аның белән бер уртак фикергә килергә туры килер, әмма барыбер республика җитәкчелеге дә, без дә милли мәгариф өлкәсендәге мәнфәгатебезне беркемгә дә бирү яклы түгел”, диде Энгел Фәттахов.

“Яңа министр күп сораулар тудыра”

Татарстанның Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев министр вазифасына Ольга Васильеваның билгеләнүен борчылып кабул иттек дип белдерде.

Русиянең яңа мәгариф министры турында Разил Вәлиев
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

“Соңгы 20-30 елда телне салкап калуда күп эш башкарырга тырыштык. Кануннар, дәүләт програмнары кабул ителде. Әмма бу хәрәкәттә киртәләр туып кына торды. Аларның күбесе федераль үзәктән, Русия Дәүләт думасы тарафыннан, Русиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнде.

Мәгариф өлкәсенең башында кемнең торуына күп нәрсә бәйле. Дмитрий Ливанов булган чакта безгә кулай булмаган карарлар шактый булды. Аңа кадәр Фурсенко булды, БДИны ана телендә бирүне тыйдылар. Федераль үзәк түрәләре белән күп бәхәсләштек, таләпләр куйдык, аңлаттык, бурычларны билгеләдек. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә тәрбия, белем бирү урыс телендә бирелергә тиеш дигән концепция булдырылды. Татарстан аны кабул итмәде, без аңа үзгәрешләр керттек. Теләккә ирештек тә кебек, әмма бөтен җирдә дә нәкъ безнеңчә булды дигән сүз түгел. БДИны туган телдә тапшыру таләбен күпме куйсак та, безне ишетүче юк. Моңа беренче чиратта кем каршы килә? Русиянең мәгариф минстрлыгы каршы чыга.

Яңа министрны борчылып кабул иттек. Биографиясен өйрәндек, аның мәктәпләргә, милли мәгарифкә нинди мөнәсәбәттә булуын ачыкладык, милләтләрнең тарихын, гореф-гадәтләрен ничек кабул итүе белән кызыксындык. Яңа министр православ дине белән кызыксынуы, аның урыс православ чиркәве белән бәйле булуы ачыкланды. Бу бик сагайта. Татарстанга күптән түгел Русия патриархы Кирилл килеп китте, аңа кадәр республикада митрополит алышынды. Аларның алга сөргән фикерләре һич тә милли мәгариф файдасына түгел. Ниятләре – мәгариф системына православ дине дәресләрен кертү. Без моңа каршы. Татарстан – күпмилләтле республика. Һәр сыйныфта диярлек төрле милләт, дин балалары белем ала. Без православ яки ислам динен дәресләрен кертә башлыйбыз икән, каршылыклар булырга мөмкин. Бу ризасызлык тудырачак. Шуңа күрә министр вазифасына яңа кешенең билгеләнүен борчылып кабул иттек”, дип сөйләде Разил әфәнде.

"Министрга бәя бирә алмыйм"

Русия Дәүләт шурасы депутаты Илдар Гыйлметдинов яңа министр Русия Конституциясе, кануннар нигезендә эшләячәгенә ышана.

Русиянең яңа мәгариф министры турында Илдар Гыйлметдинов
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

“Президентның кадрлар мәсьәләсенә анализ ясый алмыйм. Бу – аның эше. Бүген мәгариф системы федераль кануннар нигезендә бара. Ана телендә белем бирү федераль кануннар, Русия Конституциясе нигезендә бара. Төп кануннамәне беркем дә бозарга җыенмый, аңа юл да куймаячакбыз. БДИның бер имтиханын булса да туган телдә тапшыру мөмкинлеген тудыру хакында фикерләр бар. Канун нигезендә бу әлегә мөмкин түгел. Бу хакта Русиянең мәгариф министрлыгы белән берничә тапкыр очраштым, тикшердек бу мәсьәләне. Аны җиңел генә кертеп җибәреп булмый. Шундый канун кабул ителә икән, анда бик күп процедуралар үтәсе бар. Татар теленнән БДИ була икән, бөтен телләрдән дә критерийлар ясалырга тиеш. Бу эш нинди бәягә төшәчәк? Төбәкләр моңа әзерме? Әле уйланып бетелмәгән. Чыгымнар саналгач, бу эшкә тотына алачакбыз”, дип сөйләде Илдар Гыйлметдинов.

“Ана телендә белем бирү кысрыкланмас”

Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, яңа министрның килүе белән ана телендә белем бирү кысрыкланмас дип саный.

Русиянең яңа мәгариф министры турында Ринат Закиров
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00

“Андый кеше министр булырга тиешме-юкмы дигән сорауга җавапны киләчәк күрсәтер. Әле ниндидер нәтиҗә ясау иртәрәк. Кеше яңа гына билгеләнгән бит. Дин мәсьәләсенә килгәндә Татарстанның үз позициясе нык. Диннәр дәресен укыту мәсьәләсе нинди генә дәрәҗәдә куелмасын, Татарстан президеты әйткән сүзеннән тайпылмасбыз. Татарстан мәктәпләрендә Диннәр тарихы гына укытылачак. Татарстан өчен борчылмыйбыз, әмма чит төбәкләргә җиңел булмаячак. Төрле җирдәге җитәкчеләрнең бу мәсьәләне аңлау дәрәҗәсе төрле.

Тормыш үзгә бит ул. Министрлар, түрәләр бер килә, бер китә. Бик авыр заманда да халкыбыз туган телебезне саклый алган. Моны узганбыз икән, бүгенге чор ул кадәр катлаулы түгел. Баланы үзеңчә тәрбияләр өчен мөмкинлек бар.

Яңа министрның килүе белән ана телендә белем бирү кысрыкланмас. Илдә бит кануннар эшли, федераль стандартларга аерым шәхеснең үзгәрешләр кертергә мөмкинлеге юк. Кем генә килмәсен, безгә үз мәнфәгатьне яклап эш итәргә кирәк. Министр да колак салыр. Алай булмый икән, андый шәхесләр мәгариф өлкәсе белән идарә итә алмаячак”, дип белдерде Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров.

Яһүдләр аңлатма сорый, татарлар тел яшерә

Татарлар мәгариф министрлыгы эш күрсәтсен әле, карарбыз, күз күрер дигәндә Русиянең яһүд җәмгыятьләре федерациясе министр Ольга Васильевадан аның Иосиф Сталин, ул оештырган дәүләт террорына карата мөнәсәбәтен аңлатуын сорады. Яһүдләр Васильеваның аңлатма бирүе мәгариф системына гына түгел, бөтен Русия өчен дә мөһим, дип әйтте. Татарлар исә әлегә дәшми генә күзәтүне хуп күрә.

Яһүдләр аңлатма сорый, татарлар тел яшерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Азатлыкка андый хатлар, мөрәҗәгатьләр язу иртәрәк дип белдерде.

“Тора-бара карарбыз, министрның гамәлләрен карарга кирәк. Башта күзәтик. Беренче сүз ишетүдән үк күтәрелеп бәрелмәс өчен без аның карашын өйрәнергә тиеш. Бер фикергә килгәннән соң үзебезнең позицияне әйтәчәкбез. Әлегә хатлар язарлык бер сәбәп күрмим. Өйрәнергә кирәк”, диде Ринат Закиров.

XS
SM
MD
LG