Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко Төркиядәге кырымтатар милли хәрәкәте вәкилләрен медаль белән бүләкләде


Хакан Кырымлы
Хакан Кырымлы

Зафер Каратай һәм Хакан Кырымлы "Украина дәүләтенең халыкара абруен ныгыту, тарихи мирасын һәм бүгенге казанышларын танытуда өлеш керткән өчен" буләкләнә.

Украина президенты Петр Порошенко Кырымтатар милли мәҗлесе Төркия вәкиллегенең башлыгы Зафер Каратайны һәм Кырымтатар мәдәният һәм ярдәм итү вакыфының идарә шурасы әгъзасы, профессор Хакан Кырымлыны Украина бәйсезлегенең 25 еллыгы медале белән бүләкләде.

Зафер Каратай һәм Хакан Кырымлы белән бергә әлеге медаль төрле илләрдә яшәүче 69 кешегә биреләчәк, диелә Порошенко карарында. Алар "Украина дәүләтенең халыкара абруен ныгыту, тарихи мирасын һәм бүгенге казанышларын танытуда өлеш керткәннәре өчен" буләкләнәчәк.

Президент бүләге алган Зафер Каратайны һәм Хакан Кырымлыны котлап Украинаның Анкарадагы илчелеге махсус белдерү ясады. Ләкин анда медаль кайда һәм ничек биреләчәге турында әйтелмәде.

XS
SM
MD
LG