Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума сайлауларында Татарстан бюллетеньнәре татарчага тәрҗемә ителәчәк


Элек татарчага федераль бүлгеләргә караган бюллетеньнәрнең баш исеме генә тәрҗемә ителә иде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе чираттагы утырышында республикадагы бөтен бюллетеньнәрне дә тулысынча татарчага тәрҗемә итү карарын кабул итте. Әлеге тәкъдим белән комиссиянең хокук бүлеге мөдире Елена Григорьева чыкты, дип хәбәр итә "Idel.Реалии" сайты.

Сайлау комиссиясенең элекке карары буенча, татар теленә бары тик бер мандатлы бүлге бюллетеньнәре генә тәрҗемә ителергә тиеш иде, дип аңлата Григорьева. Ә федераль бүлге бюллетеньнәренең баш исеме һәм тутыру тәртибе турындагы мәгълумат кына татарча була иде.

"Яңа бюллетень үрнәкләрен җирле сайлау комиссияләренә җибәрдек, алар да бюллетеньнәрне ике дәүләт телендә дә ясау дөрес булачак, дип килештеләр", - ди Елена Григорьева.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары бөтен бюллетеньнәрне тулысынча татар теленә тәрҗемә итү турындагы карарны бертавыштан кабул итте.

XS
SM
MD
LG