Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Диния нәзарәте "Мөслим-сити" исеменнән баш тартты


Уфада төзелүче мөселман кварталы күренеше
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00

Уфадагы төзелүче мөселман кварталы күренеше

"Мөслим-сити" исеме республикада аеруча урысларда зур ризасызлык тудырган иде. Нәкъ менә аларның басымы аркасында мөселманнар "Мөслим-сити" исеменнән баш тартырга мәҗбүр булдылар.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Салават Юлаев проспектындагы мәчет тирәсендә төзелгән кварталны "Мөслим-сити" түгел, "Тынычлык һәм татулык динара кварталы" дип атарга ризалыгын белдерде. Бу турыда оешманың рәсми сәхифәсендә махсус әйтелә.

"Мөслим-сити" исеме республикада аеруча урысларда зур ризасызлык тудырган иде. Төзелеш барган урында Покрау чиркәве дә тору сәбәпле урыс руханилары махсус белдерү белән чыкты. Нәкъ менә аларның басымы аркасында Башкортстан Диния нәзарәте "Мөслим-сити" исеменнән баш тартырга булды.

Ә менә төзелеш нинди тизлектә дәвам итәр әлегә билгеле түгел. Төп иганәче “Урал” вакыфы “Мөслим- Сити” атамасын динара дуслыкка чакырган атамага алыштыруны хуплавын белдерде. Һәм төзелеш килешүен Башкортстан Диния нәзәраты тарафыннан төгәл үтәлүен таләп итте. Килешүдә әйтелгәнчә, комплекс төзелешендә Русиядә чыгарылган материаллар гына кулланылырга тиеш.

Русиянең "Әр-Рәхим" исемле иң зур мәчетне һәм торак йортларны үз эченә алган “Мөслим сити” проекты быел тәкъдим ителгән иде. Аның авторлары белдергәнчә, мәчет тирәсендә 15 катлы торак йортлар, кунакханә, балалар бакчасы төзеләчәк.

XS
SM
MD
LG