Accessibility links

Кайнар хәбәр

30 августның дәрәҗәсе төште. Бу махсус эшләнде


Урам җыеннарының берсендә Камал театры артисты Равил Шәрәфиев чыгыш ясый
Урам җыеннарының берсендә Камал театры артисты Равил Шәрәфиев чыгыш ясый

30 августта Суверенитет бәйрәме генә түгел, меңьеллык башкала бәйрәме икәне дә сизелми. Әллә бик нык картайдым, әллә бәйрәм үзе үзгәрдеме шунда? Ә элек бит бик кызык иде!

1990 елның әллә 25, әллә 28 август иде – төгәл хәтерләмим. Авылда бәрәңге казып яткан вакытта газеталар Ирек мәйданыннан фоторепортаж чыгарды. Мәйданга байрак тоткан милли җанлы кешеләр чыгып баскан. Моны күргәч, бик рухландым. Киендем дә Казанга чыгып киттем. Килеп җиткәндә Ирек мәйданында кем белән танышсам да, Чаллы кешеләре булып чыкты. Акрынлап түбән камалар, аннары казаннар үзләре дә күренгәли башлады.

Кызыл чапан киеп Вафирә Гыйззәтуллина, олы диктофон тотып, кечкенә улы Нурбәкне иярткән Рабит Батулла, калын күзлекле Мәсгүдә Шәмсетдинова, йодрык селкүче Лена Шагыйрьҗан һәм башка артистлар, язучылар, шагыйрьләр өйләдән соң пәйда булалар иде. Аларны күрү миңа бетмәс-төкәнмәс рух көчен бирде. Дөрес, эшчеләр, инженерлар да күренгәли, тик алар бик аз. Ник аз дигәч, Чаллы егетләре: "Сез, казаннар, тулай торактагы кешеләр белән эшләмисез", дип аңлата иде. Аның каравы мәйданга килеп биредәге җыелган кешеләр белән кызыксынып сорашучылар да, мәйдан кешеләренең дәгъваларына шик белдерүчеләр дә шактый иде. Милләтара низаг чыкмасмы дип куркучыларны тынычландыра идек. Бертуктаусыз пропаганда, агарту эшен алып барылды.

Ә менә Мәскәүдә "демократия" башланды. Алар безгә бергә булырга кирәк, Татарстан үзе генә аерлып урта гасыр утравына әйләнергә мөмкин дигәнне сеңдерергә тырышты. "Татарстандагы хакимият коммунистлар кулында" диюче демократларга каршы әллә ни аргументлар юк иде. Шулай да, без җирле "жулик"лар да үзгәрер яки бәйсез булсак, аларны тиз генә алмаштырып булыр дип хыяллана идек. Романтиклар!

30 август көнне миңа аеруча күп эшләргә туры килде. Оештыручы буларак, халыкны Дәүләт шурасы бинасы тирәли әйләндереп “Туган тел”не җырлата, “Азатлык” дип кычкырта идем. Шул арада бинадан безнең депутатлар да чыгып керә иде. Фәндәс Сафиуллинның: "Өч төрле чыгыш әзерләдем, вазгыятьтән чыгып берсен сөйлим, башка депутатларны күндерәчәкмен", дип әйткәне хәтердә. Барлык чыгышлар дәүләт радиосы аша урамга ишетелә. Без союздаш статусын сорадык. Ә менә Дания Дәүләтшина исемле дәүләт эшлеклесе алдан ук: “Без союз статусы гына түгел, халыкара статусны да игълан итәчәкбез. Анысы тагын да отышлырак”, дип әйтеп кереп китүе күз алдында.

Мәйданга Казан карчыклары бәрәңге пешереп, термоска чәй салып ташып торды. Вакыт кичкә, аннары төнгә авышты. Халык мәйданда көтә, китми. Бер мәлдә транзисторлардан Салих Сәйдәшев маршы яңгырады. Татарстанны мөстәкыйль республика дип игълан иттеләр. Залда да, урамда да кул чабулар, бер-беребезне котлау! Эйфория. Халыкның мәйданнан китәсе килми. Акрынлап депутатлар чыга башлады. Мөлековлар, Бәйрәмовалар халык каршына чыкты. Фәүзия апа: "Бәйсезлекне урыс депутатлары да яклады. Без алар хакын да якларга тиеш. Шуңа күрә дус, тату яшәргә тиешбез", дип сөйләде. Барысы да дәррәү килеп Татарстан статусын яклаганына ышанмыйча, хушым китеп тыңлап басып тордым.

30 август – безнең барыбыз өчен кадерле көн, тарихи дата. Суверенитет бәйрәмнәренә берара халык күнгән һәм көтеп ала иде. Ә 2000 елларда аның кыйммәте киметелә башлады. Махсус эшләнде бу. 2005 елда Казан меңъеллыкка әзерләнде. Метро ачыла, киләчәккә переспективалар зурдан. Шәһәрдәге шовинистларга бу ошамый. Алар Петербурда, Мәскәүдә, Новосибирскида гына метро булырга тиеш дип ду килә. Казанны һаман да Рязань шикелле бер провинция итеп, метросыз гына күрергә телиләр. Котыртучы матбугат метрода шартлаулар булырга мөмкин, дип язып торганда Казан башлыгы Камил Исхаков берсен тыңламыйча башкаланы үзгәртте. Бу вакытта БДБ илләре башлыклары Казанга җыелган иде. Бөтен җирдә сакчылар, полиция. Әмма президентлар киткәч, Казан сакчыларсыз калды. Урамнар бушады. Мин, самими баш, полиция урамдагы халыкны, шәһәрне саклар өчен тупланган дип уйлаган идем.

30 август көнне суверенитет бәйрәме дип түгел, ә шәһәр бәйрәме дип әнә шул 2005 елда игълан ителде. Югыйсә, кала бәйрәмен башка көнне дә оештырып була бит! Әйтик Сабан туе вакытында. Җөмһүрият көне аерым калсын иде. Ашарга сорамый бит!

Хәзер инде 30 августның бәйсезлек көне генә түгел, ә меңьеллык мегаполис көне икәне дә әллә ни сизелми. Ул район бәйрәме кебек кенә тыйнак яки ямансу уза башлады. Бәлки, мин бик нык картайганмын, кызыгы беткән, яки ул идеясен, масштабын югалткандыр? Карагыз: Казандагы чаралар күпмесе татарча уза? Котлау билбордларының күпчелеге татарны басып алучылар телендә. Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде дигән бер язу да күренмәс, телевизион, радио тапшыруларда да бу аңлатылмас. Ник башка шәһәр, районнарда ул чын-чынлап горурлык бәйрәме итеп оештырлмый? Бәлки, мин ялгышамдыр. Ә сезгә ошыймы бүгенге бәйрәм итү рәвеше?

Гамил Нур, Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG