Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия диңгезчеләре Урта диңгездә 6,5 мең мигрантны коткарды


2016 ел башыннан бирле 105 мең мигрант Урта диңгез аша Италиягә килгән.

Узган төн Италия диңгезчеләре Либиядән (Ливия) 20 чакрым диңгездә алты мең ярымнан артык мигрантны коткарды. Эритерия һәм Сомали качаклары халык белән тулган көймәләрдә Европага юл алган булган.

Качакларны коткаруда шулай ук БМОның һуманитар миссиясе көймәләре дә катнашкан. Associated Press хәбәр итүенчә, качаклар коткарачакларын белә торып халык белән кирәгеннән артык тулган көймәләрдә юлга чыккан.

Халыкара миграция оешмасы мәгълүматларына күрә, 2016 ел башыннан бирле 105 мең мигрант Урта диңгез аша Италиягә килгән. 2700 ир, хатын-кыз һәм бала максатларына ирешә алмыйча һәлак булган.

XS
SM
MD
LG