Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кифая апа Уфа белән Казан арасын якынайтып йөргән милләтпәрвәр иде"


Кифая Фазлетдинова
Кифая Фазлетдинова

Башкортостанның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе булган Кифая Фазлетдинова туган ягы Дүртөйле районында җирләнгән. Вафаты турында Уфадагы дуслары, фикердәшләре Азатлык хәбәрчесеннән и шетте.

Башкортстан белән Татарстанны берләшетереп йөргән милләтпәрвәр Кифая Фазлетдинова 12 августта Уфада вафат булган. Аңа 76 яшь иде. Кифая ханым туган авылы Дүртөйле районы Коралачык авылында җирләнгән.

Аның туганы Лилия Галиәхмәтова Азатлыкка: “Кифая апа – әниемнең бертуганы. Аны туганнар, авылдашлар белән кадерләп озаттык. Җаны тынычлансын, рухы шат булсын дип өчесен, җидесен дә укыттык. Авылда табын әзерләп хәләл мәҗлесләр ясадык, догалар кылдырдык. Ә менә кырык көн узгач Уфада Коръән уку һәм тәгамләү ашы оештырыла. Бу чараны Кифая апаның җаны чыккан фатирда оештырырга телибез. Аны бердәнбер улы, табиб булып эшләгән Радмир абый Фазлетдинов уздырырга тели. Апа милләт дип үз-үзен аямыйча яшәде. Тиз картайды. Соңгы ике елда авырды, дәрте булса да, иҗтимагый эшкә инде дәрманы җитмәде. Без аны тудыкам дип атыйбыз. Аны дуслары онытмасын. Кемдә фотографияләре, видеолары, язмалары булса, югалтмасыннар, миңа җибәрсеннәр иде”, дип сөйләде.

"Кифая Фазлетдинова мәгърифәтче иде"

Татар милләте өчен тәнен-җанын биргеп эшләгән Кифая ханымның вафаты хакында Уфадагы татар милли оешмалары вәкилләре белми калган. Уфадагы “Сәхибҗамал” оешмасы вәкиле Ләйсән Сираева Азатлыкка, ял итү чоры булгангамы, Кифая апа үлгәнне белмичә калдык, дип әйтте. Бу хәбәрне ишетүгә “Ак Калфак”, “Сәхибҗамал”, “Берлек”, Башкортстанның татар иҗтимагый үзәге кебек оешмалары активистлары Кифая ханымны җәмәгатьчелек каршында искә алып узарга җыенуы хакында белдерде.

Уфада эшләүче җәмәгать эшлеклесе Зәлия Ахунова Кифая Фазлетдинованы мәгърифәтче дип искә алды.

“Тырыш һәм ихлас мәгърифәтче иде. Кифая апаны аеруча татар телен укытучылары яратты. Уфадагы укытучыларның әйдәүчесе булды, Казаннан татар китаплары, әсбапларны ташып мәктәпләрне тәэмин итеп торды. Кифая апа Фазлетдинова ике республика арасында тыгыз элемтәләр булдырырга тырышты. Казанга сәяхәт итү – бүген Уфадагы иң билгеле туристик юнәлешләрнең берсе. Бу эшләрне дә Кифая апа башлап җибәрде”, ди Зәлия ханым.

Уфадагы җәмәгать эшлеклесе Зөһрә Кинҗәбаева Азатлык хәбәрчесенә: “Йә, Раббым! Өч атна элек кенә миндә кунакта булды. Бер кочак гәҗит, китап, дәреслек тотып килде. Чәй эчтек, аш пешереп ашадык. Йокларга кал дигән идем, кала алмыйм, күрәсе кешеләрем бар диде. Бәхилләшүе шул булган икән”, дип сөйләде.

Мәрхүмә Уфа белән Казан арасында күпер салды

Патша һәм совет чорында Казанда Урал ягыннан шактый шәкерт, студент белем алган. Аннары бу агым туктаган. Уфадагы уку йортларына, әйтик Башкорт дәүләт университетына да татар абитуриентларына укырга керү авырлашкан чорда сыйфатлы һәм милли белем бирү өчен Кифая Фазлетдинова шәкертләрне Казан университетларына ташый башлады. Моның өчен үз элемтәләрен кулланды. Кифая ханым үзе укытучы булгач, абитуриентларны да башта педагогика университетына укырга алып килә иде. Аннары техник белгечлекләрне сайлаучы абитуриентлар пәйдә булды. Шулай ук Чаллы уку йортларына керергә теләүчеләр табылды. Бүген бу эшне Дөнья татар конгрессы башкара, алар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы квотасы белән студентларны Казанга укырга чакыра.

Кифая Фазлетдинова Уфадагы татар тормышын җанландыручы булды. Ул татар эзләрен барлаучы иде. Уфадагы Тукай урамын, Үзәк мәчетне яхшы белә иде. Уфага сәфәргә килгән кешеләрне “Монда Габдулла Тукай кунакта булган”, “Биредә Рудольф Нуриев укыган” дип сөйләп йөри иде. Шулай ук үзәктәге татар исемле урамны, татарныкы саналучы үзәк зиратны, андагы татар зыялылары каберләрен барлаган. Сәфәр белән килүчеләргә Фәридә Кудашева, Ризаетдин Фахретдин кебек кадерле кешеләрнең каберләрен күрсәтә торган булган.

Кифая Фазлетдинованы милли сәнгать “богема”сы да самими булганга гына түгел, талантлы булганга да үз иткән. Милли кичәләр, чаралар оештыру белән бергә, данлыклы артистларның концертларында чыгыш ясаган, гастрольләрдә йөргән Кифая Фазлетдинова. Үзе дә халык җырларын аеруча яратып башкарган. Аның аудио альбомнары арасында Казандагы “Ядкәр” ширкәте тарафыннан чыгарылганы да бар. Ул Уфадагы "Ак калфак" оешмасын да озак еллар дәвамында җитәкли.

XS
SM
MD
LG