Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юл һәлакәтендә корбан булган балалар саны арта


Юл һәлакәтендә корбан булган балалар саны арта
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:51 0:00

Юл һәлакәтендә корбан булган балалар саны арта

ЮХИДИ идарәсе өчен сентябрь авыр ай. Чөнки ял итеп кайткан балаларның әле игътибары формалашып бетмәгән.

7 сыйныф укучысы Арсений Юнусов һәр иртәдәгечә үзенең ике көпчәкле тимератына утырып, машина юлы аша җилдерә. Тик бүген аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. Алар әйтүенчә, егет велосипедта йөрү өчен тиешенчә киенмәгән, өстәвенә машина юлын да ул велосипедтан төшеп җәяүләп узарга тиеш булган.

1 сентябрь якынлашкан саен ЮХИДИ идарәсендә балалар һәм юл һәлакәтләре мәсьәләсенә игътибар көчәя. Статистикага караганда быелның 7 аенда балалар катнашында 353 юл һәлакәте булган, аларда 371 бала җәрәхәтләнгән. Бу узган ел белән чагыштыргана 20%ка күбрәк. 8 бала һәлак булган. Идарәнең пропаганда бүлеге башлыгы вазифаларын үтәче Хәйдәр Җиһаншин әйтүенчә, юл һәлакәтләренең күбесе җәй айларына туры килә.

“Җәй көне күз күреме яхшырак, юллар чистарак, шуна да машина йөртүчеләр күп очракта тизлекне арттыра. Кыш көне игътибарлырак йөриләр. Элек авылларда юллар юк иде, транспорт аз иде, хәзер анда да юл хәрәкәте активлашты, шунлыктан район авылларда да балалар катнашында юл һәлакәтләре артты. Җәен балалар иркенлеккә чыга, олыларның да караулары җитми”, - ди ул.

ЮХИДИ идарәсе өчен сентябрь авыр ай. Чөнки ял итеп кайткан балаларның әле игътибары формалашып бетмәгән. Гомумән уку елы башлану белән шәһәр уяна, ыгы-зыгы башлана, олылар да, балалар да каядыр ашыга, күп очракта балалар юлга кинәт чабып чыга, ди Җиһаншин.

“Йә ул җәй буе үскән куаклык, йә кибет ясап куялар, йә юл кырыенда торган машина була. Баланың буе кечкенә һәм бу киртәләр аша күренми. Алар юлга кискен чыгалар да, йөртүче туктарга өлгерми. Әмма күп очракта балалар җәяү барганда түгел, ә пассажир буларак һәлак була. Быелны статистиканы карасак, 8 баланың 6сы машиналар бәрелеше нәтиҗәсендә, икесе җәяүле буларак һәлак була. Моның сәбәбе - тизлекне арттыру һәм олыларның машинага махсус балалар утыргычы урнаштырмау. Быел 6 баланың 3се фәкать шул утыргыч булмау сәбәпле һәлак булды. Бу - олыларның битарафлыгы. Яңа машина алсаң, кимендә ярты миллион акча кирәк, ә утыргычка акча җитми. Бу безнең халыкта ничектер системалаштырылган, юл хәрәкәте өлкәсендә генә түгел, башка җирләрдә дә. Әйтик, мин төзелештә эшләгән идем 90нчы елларда, анда да без каскалар киеп йөрмәдек, югыйсә, ул безнең исәнлек өчен кирәк. Безнең төп максат - халыктан күбрәк штраф җыю түгел, ә кешеләргә юл хәрәкәтенең мөһим мәсьәлә икәнен аңлату”, ди Җиһаншин.

Юлларның тиешенчә каралмавы да һәлакәткә китерергә мөмкин. ЮХИДИ идарәсендә Казанда юллар тиешле дәрәҗәдә карала, әмма стандартлар еш үзгәрә, шуңа да юл өчен җаваплы шәһәр хакимияте идарәләре аларны төзәтеп өлгерә алмый диделәр.

Дөрестән дә мәктәп яннарында юллар тәртиптә микән дип, без Казанның алга киткән мәктәпләреннән саналган, Мусин урамында урнашкан 177 мәктәп янына бардык. Биредә юллар бик үк тәртиптә түгел. Мәктәп янында светофорлар бар, әмма җәяүлеләр өчен юлда бер генә билгеләнмә дә юк, машина тизлеген киметү өчен ясалган махсус тигезсезлекләр турында әйтәсе дә юк, юл кырыенда зур куаклар үсә, машиналар тора. Болар барысы да машина йөртүченең игътибарын ала. Мәктәп каршындагы юл тимер койма белән тотылган, әмма тиз генә юлны чыгарга теләгән малайларга ул киртә түгел.

Кайбер очракта балалар исерек йөртүче, йә булмаса алдын-артын карамыйча машинада җилдерүче яшьләр корбаны була. Зур түрә балалары, гомумән кеше бәрдерүдән курыкмый, ата-анасы җаваплылыктан арындыра дигән фикер бар җәмгыятьтә. Җиһаншин моның белән килешми, “беркем дә үзе теләп кеше түгел, этне дә бәрдерергә теләми”,- ди ул.

Казан урамнарында яшүсмерләргә юл кагыйдәләрен аңлату максатыннан үткәренлгән рейдта ЮХИДИ хезмәткәре Айнур Рәхмәтуллин шәһәрдә балалар катнашында юл һәлакәтләренең артуын белдерде. Аның сүзләренчә, былтыр Казанда 1 бала үлсә, быел ярты гына елда 2 бала һәлак булган инде. Моңа скутерларның артуы да сәбәпче, ди ул. Чөнки Казанда һәлак булган баланың берсе нәкъ менә скутер белән бәрелгән.

Казан урамнарында ата-аналар юл хәрәкәтенә кагылышлы мәсьәләдә бик сөйләшәселәре килми. Узып барганда әйткән бер-ике сүздән күренгәнчә, алар йөртүчеләрне гаепли. Алары үз чиратында начар юлларны һәм битараф ата-ананы гаепли. ЮХИДИ хезмәткәрләре исә йөртүчеләрдә дә, ата-анадан да, юл сыйфатыннан да сәбәп эзли. Гаепләүче дә, гаепләнүче дә күп, әмма юлларда балалар үлеме кимеми.

XS
SM
MD
LG