Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оча торган поезд, яңа электромобиль һәм кул сынуын яңача дәвалау


Фән-технология дөньясының иң кызыклы яңалыклары – Азатлык күзәтүендә. 2 атна дәвамында галимнәр Җиргә охшаган яңа планетаны ачарга, сөяк сындыруларны яңа ысул белән тиз дәваларга, поездларны шәһәр өстеннән йөртергә өлгергән.

Шәһәрдә поездарның йөрүе күп мәшәкатьләр тудыра, дип саный һинд мөһәндисе Ашвани Кумар. Юл тыгымнары, шәһәр күренешен бозу проблемын ул җәмәгать транспортының бер өлешен шәһәр өстендә үткәрү аша хәл итәргә тәкъдим итә. Моның өчен ул махсус Caterpillar Train проектын да әзерләгән. Аның бу тәкъдиме MIT Climate CoLab халыкара бәйгесендә җиңү яулады.

Гади иттереп әйткәндә cTrain дип аталган бу проектның максаты –шәһәрнең тышкы кыяфәтенә транспорт тәэсирен киметү. Моның өчен Ашвани Кумар юллар һәм биналар өстендә ике дәрәҗәле нечкә аркалар төзергә тәкъдим итә. Алар буйлап поездлар халыкны йөртәчәк. Матур дизайн һәм проектның бик кыйбат булмавы күп кенә шәһәрне кызыксындырырга мөмкин, дип яза Inhabitat.

Шәһәр өстендә йөрәчәк бу транспортны инде "оча торган поездлар" дип атаганнар.
Шәһәр өстендә йөрәчәк бу транспортны инде "оча торган поездлар" дип атаганнар.

Автор шәһәр ландшафтына туры килгән матур, минималистик транспорт булдырырга тәкъдим итә. Шәһәр өстендә йөриячәк бу транспортны инде "оча торган поездлар" дип атап өлгерделәр.

Киләчәк транспорты яңалыкларын дәвам иткәндә, Ауропада якын арада тәкъдим ителәчәк Opel Ampera-e электромобилен дә әйтеп узарга кирәк. Экологиягә зыян китермәгән һәм тулысы белән электрга бәйле машина тудында әлегә шулар билгеле: 60 кВт-лы аккумулятор 320 чакрымга җитә, 7 секунд эчендә сәгатенә 100 км тизлегенә ирешә ала. Белгечләр экологик транспортта моны яңа үсеш ноктасы дип атый. Алман DW басмасы хәбәр иткәнчә, 2016 елда Европада инде 3,8 миллион электрокар сатылган.

Русия яңа планетага очыш оештырмакчы

Галәм яңалыкларына килгәндә, 24 августта астрономнарның яшәеш өчен мөмкин булган иң якын планета ачты. Ул Җирдән нибары 4 яктылык елы ераклыгында урнашкан. Аны Проксима b дип атаганнар. Ул Җир шары белән якынча бер зурлыкта. Моңа кадәр ачылган Җир сыман планеталар иксез-чиксез ерак иде, аларга барып җитү якын киләчәктә мөмкин түгел. Проксима b кеше җитәрлек ераклыкта урнашкан.

Русия миллиардеры Юрий Мильнер инде бу планетага сәфәр оештырмакчы. Breakthrough Starshot дип аталган проектның максаты – нур тизлегенең 20%-на ирешкән галәм корабларын булдыру.

Проксима b турында инглиз телендә кыска видеоязма:

Көчле лазерлар белән җиһазландырган бу кораблар Проксима b-га 20 ел эчендә барып җитә алачак. 2060 елга планетаны якыннан төшерелгән фотсурәтләр ясап булыр дип көтелә. Әлегә сүз бары тик зондны җибәрү турында бара. Уңай шартлар булса, кешене дә җибәрергә мөмкин булачак.

Студентлар булдырган BoneAid

Медицина өлкәсендәге яңалыкларга килгәндә, Тайвань студентлары сөяк сындыруларны яңача дәвалау ысулын уйлап тапкан. Сындырудан соң сөякләрне фиксацияләү авыр һәм универсаль дә түгел. Шуңа бәйле студентлар BoneAid дигән фиксация ысулын уйлап тапкан. Гипс урынына җиңел, ләкин ныклы җайланма кидерелә. Ул универсаль – һәр кешегә яраклы итеп ясала.

Мәсәлән, йөк машинасына якынча 500 бер тапкыр кулланырлык гадәти гипс ныгытмаларын урнаштырып була. Шунда ук 18 мең BoneAid җиһазы да сыя ала. Бу аеруча табигый һәләкәтләр булган урыннарда файдалы булачак, проблемлы урынга аларны тизрәк һәм күбрәк китертеп булачак. Җитмәсә, BoneAid-ны күп тапкыр кулланып булачак.

Җиһаз әле киң җитерштерүгә чыгарылмаган, тик инде АКШ студентлар бәйгесендә бу проект җиңеп чыкты, дип яза Tech Insider. Студентлар һәләкәтләр булган төбәкләргә бу җайланма нык ярдәм итәр дип өметләнә.

Студентлар һәләкәтләр булган төбәкләргә бу җайланма нык ярдәм итәр дип өметләнә.
Студентлар һәләкәтләр булган төбәкләргә бу җайланма нык ярдәм итәр дип өметләнә.

Ахырда Швециядән ирешкән хәбәр белән таныштырыйк. Чүпне төрләре нигезендә туплау һәм яңадан эшкәртү системнары ярдәмендә бу ил чүпнең 99%-ын яңадан куллануга яки энергиягә әйләндерүгә ирешә алды. Чүпнең нибары 1%-ы гына чүплеккә түгелә, 2020 елга шведлар 100% күрсәткеченә ирешергә тели. Чагыштыру өчен АКШта чүпнең 45% гына эшкәртелә. Башка илләрдә бу күрсәткеч тагын да түбәнрәк.

Фән һәм технологияләр дөньясында яңалыклар бик күп. Алдагы күзәтүләрдә аларның иң әһәмиятле һәм кызыклары белән таныштыруны дәвам итәрбез.

XS
SM
MD
LG