Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада балалар бакчасы


Мәрйәм балалар бакчасында
Мәрйәм балалар бакчасында

Кызым Мәрйәмгә берничә атнадан дүрт яшь тула. Шушы көннәрдә аны балалар бакчасына урнаштырдык. Дүрт ел әни куенында гына ятты, хәзер менә үзаллы яшәргә өйрәнә.

Нурисламнарның мәктәбендә 1 сентябрь быел 22 августта ук башланды. Ике көн танышу, өйрәнү уздылар. Хәзер икенче атна укыдылар инде. Монда уку елы һәр елны төрлечә башлана. Болар турында былтыр да язган идем. Бу юлы сүзем балалар бакчасы хакында.

Америкада сабыйлар 5 яшьтә мәктәпкә киндергарденга бара – бу мәктәпкә әзерлек классы, аны һәр балага узу мәҗбүри. Киндергарденнар бөтен мәктәпләрдә дә бар, чөнки нәкъ шушында алар хәрефләр өйрәнә, саный башлыйлар. Ә аңарчы баланың мәктәпкә кадәрге тәрбия учагына йөрү-йөрмәве бары тик әти-әни кесәсеннән генә тора.

Сүзне ерактан башларга кирәктер. Американнарның Русиядән ятим балаларны алуы хакында "Бала өчен дәүләт аларга меңәрләп доллар түли" дигән ялган ишетергә туры килә иде. Монда кызыбыз тугач, үземнән дә декрет акчасы, бала акчасы турында сорашучылар булды. Менә әйтәм, Америкада балалар акчасы дигән төшенчә юк, декрет ялы да атналап кына. Шуңа күрә еш кына хатыннар бала табар алдыннан эштән китә, бербер артлы берничә бала таба, бергә үстерә дә, кечкенәсен мәктәпкә биргәч, яңадан эш эзли башлый.

Балалар бакчалары бар барлыгын. Дәүләт карамагындагылары да, шәхсиләре дә муеннан. Шәхсиләргә чират юк, аена уртача бер мең доллар түлисең дә, көненә 3-4 сәгатькә балаңны алып киләсең. Көн буена калдырырга да була анысы, ул очракта бакча бәясе дә арта. Еш кына бакчаларда ашауны да үзеңә кайгыртырга кирәк. Ризык-суны сабый үзе белән алып килә. Көндез йокларга калучы бала булса, мендәр-юрганында да китерәсе (ризык, ястык-җир шәхси бакчаларда үзләренеке булуы да мөмкин).

Монда шулай корылган - дәүләт карамагындагы preschool - бакчага беренче чиратта гаилә кереме түбән, йә аң үсеше тоткарланган, аерым ярдәм кирәк булган сабыйлар алына. Без боларның берсенә дә туры килмибез, аллага шөкер, шуңа бакчага баруның башка юлларын эзләргә булдык.

Бала өчен бакчага йөрү файдага дип саныйм. Мәктәпкә барганчы ук ул аралашырга, бергә уйнарга, укытучыны тыңларга, тәрбияче куйган мәсьәләләрне, яшьтәшләре белән конфликтларны үзаллы чишәргә өйрәнә.

Озак уйлашканнан соң, үзебездән ерак булмаган preschoolны сайладык. Синагога карамагында булса да, дини түгел. Бары тик алып килгән ризыклар дуңгызсыз булырга тиеш дигән таләп буелган. Җәй көне үк исемлеккә язылдык, барып таныштык, бакчаны үзебез карап-күреп чыктык, аванс акча түләдек. Мәрйәм дә, без үзебез дә ошатып кайттык. Хәтта кайтмыйк, уйныйк әле дип көйсезләнеп тә алды.

Мәрйәм балалар бакчасында
Мәрйәм балалар бакчасында

Ике ай вакыт үтте, бу вакыт эчендә синагогадан мәктәп яңалыкларын җибәреп тордылар. Ул арада документлар тутыруны сорап, зур конверт та килеп төште. Анда бакча тәртипләре турында да язу бар - алып килгән ризыкларда чикләвек булырга тиеш түгел, күрәсең балаларның берәрсендә аллергия бардыр. Дуңгыз ите турында да шушыннан укыдык. Прививка белешмәләрен табибтан тутыртырга кирәк икән, анысын уку башланган көнне генә эшләдек. Гаилә хәле, матди як турында да бернинди язу кирәкмәде, һәрбер кәгазьне үзебез тутырдык та, кул куйдык. Американнар шулай кешегә ышана, сүзенә ышана, тегеннән-моннан төрле справка таләп итеп тормый. Алдашкан кеше дә сирәк, чөнки ялган мәгълүмат бирү - канун буенча җинаять исәпләнә. Башка төрле белешмә-мазар таләп ителми. (Шушы урында Нурисламны Уфада балалар бакчасына урнаштырып йөргәндәге узган сират күперен хәтерләдем). Чагыштырыр урын юк, әлбәттә. Моннан тыш, бакчага баланың ике кат алмаш киемен алып барырга кушканнар. Аларның һәрберсенә исемен язып, пакетка салдым. Бала көн буе эчеп торсын өчен күп кулланыла торган су шешәсе китерергә кушылган.

Бакчаның башланган көне 30 август дип билгеләнгән иде. Әмма 29 августка чакырып хат килде. Бу көн - Ачык ишекләр көне дип атала. Иртәнге 9дан ике сәгать дәвамында сабый белән бергә килеп, төркем белән танышып, булачак бүлмәләрен карап китәргә чакырганнар. Амеркан мәктәпләренең бер уңай ягын билгелим: мәктәп белән ата-аналар арасында һәр вакыт электрон хатлар йөреп тора. Атна саен, кайчак атнага берничә тапкыр мәктәптән киләсе атна планнары, яңалыклары, үзгәрешләр турында тәфсилләп хат килә. Мин моны шундый уңайлы күрәм. Нурислам укыган мәктәптән дә хатлар килә, шулай ук автомат чылтрату да бар, ансыннан ашыгыч хәбәрләрне, балага бәйле яңалыкларны җиткерәләр, мәсәлән, фәлән-фәләнов бүген мәктәптә булмады яки фәлән-фәләновның ашханәдә ашау өчен хисабында акчасы шунча доллар, шунча цент кына калган, зинһар, балагызның хисабын тулыландырыгыз.

Ниһаять, дүшәмбе җыйналышып бакчага килдек. Мәрйәмнең күптәннән ул бакчага барасы килә иде. Төркемнәрендә ике тәрбияче, 10 бала. Мондагы уенчыкларның төрлелегенә, күплегенә хайран калырлык. Шушында ук аш өстәле, микродулкынлы мич, суыткычлары да бар. Бүлмәдән тыштагы бакчага ишек бар. Анда да уенчыклар, уеннар, һәм ике галәмәт зур ташбака бар. Ташбакалар бакча буйлап йөри, агачтан төшкән яфракларны ашый, балаларны куандыра. Мәрйәм кинәнеп уйнады, бүлмәдәге бөтен уенчыкларны тотып карап чыкты. Икенче бүлмәләрдә дә уенчыклар барлыгын күреп, аларына да кермәкче иде, көчләп диярлек алып кайтып киттек. Беренче көннән бакчаның күңелле урын икәнен аңлады. Әмма ул аны һәр көнне әни яки әти белән барып уйнарга мөмкин дип уйлаган икән. Кайткач, эшнең болай бармаячагын, иртәгәсе көнгә бакчада берүзенә калып, андагы кызлар һәм малайлар белән уйнаячагын ишеткәч, кәефе бераз төште. Шулай да бакчага барасы килү көчлерәк иде, иртәнчәк киенеп- ясанып, рюкзагына төшке ашын, шешә белән суын, кояштан саклану кремын салып, бик җитди кыяфәт белән бакчага китте.

Мәрйәм балалар бакчасында
Мәрйәм балалар бакчасында

Әтисе соңгарак чылтратып, болай тыныч кына калуын, сурәт төшерергә утыруын сөйләп хисап тотты. Бакчага кереп-чыгып йөрергә махсус ачкыч та биргәннәр икән.

Дүрт сәгатьне уздыралмый интегәм. Беренче генә көн бит. Башка килмим, дип елый башласа, ниләр дип юатырмын, иртәгәсен ничек китерермен дип алырга киттем.

Мәрйәм мине көтми, аңарга анда кызык, мине күргәч, башта югалып калды. Аннары кочаклап алып, и көлә сабыем. Юлда да, өйдә дә бүгенге бакча хәлләрен сөйләшәбез. Ошаган. Яраткан. Иртәгә бара. Кызлар белән уйнаган. Сүрәт төшергән - агач, үлән, пляж. Аннары teacher сурәткә Мәрйәмнең исемен язган. Анда күңелле. Ашаганнар. Су эчкән. "Иртәгә барам!" Сөйли дә сөйли.

Иртәнчәк Нурислам укырга 7дә үк китә, музыканы да дәвам итү, чит тел өйрәнергә дә теләү расписаниене кыскартты. Укыйсы дәресләр күп, ә вакыты калмый, шундый очраклар өчен физкультура дәресе 0нче дәрес булып бара. Нулевой дәрес. 7.20дә башлана. Иртүк торып, абыйсы белән ашап-эчеп, аны озаткач, үзенең бакчасына барырга вакыт уздыра алмый изаланды. Ачылганмы әле бакча дип, мең сорагандыр. Сәгать тугызынчы яртыда без дә чыктык. Сөйләшә-сөйләшә барып та җиттек. Бер нинди проблемсыз, саубуллашып торып калды үзе.

Шушылай җиңел генә бакчага йөри башладык. Инде күпләрне түләү мәсьәләсе кызыксындырадыр. Балалар бакчасы өчен айлык түләү - 900 доллар. Иртәнге 8дә китерергә теләсәң, өстәп 50 доллар түлисе. Бала кичке 5кә кадәр кала икән, 1300еңне чыгарып саласы.

Америкада бала үстерү - кыйбат әйбер. Гаилә кереме түбән булганнарга дәүләт ярдәм итә итүен. Аз хезмәт хакы алучы гаиләдәге балаларга ризык өчен махсус талоннар бирелә. Мәктәпләрдә төшке ашны бушка ашаталар. Дәүләт карамагындагы бакчалар бушлай, әмма чиратка язылып, көтәргә кирәк. Күп балалы гаиләләр чиркәүләрдән, ижтимагый оешмалардан ярдәм ала. Чиркәүләрдә дә балалар бакчалары бар, алар дини тәрбия бирә.

XS
SM
MD
LG