Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романиянең Көстәнҗә шәһәрендә кырымтатар фестивале узды


Романия төрек-татар мөселманнарының демократик берлеге 2-3 сентябрьдә Татар фестивале оештырды. Ул инде 22нче тапкыр Көстәнҗә (Констанца) шәһәрендә узды.

Төрек-татар милли киемнәре, халык уеннары һәм җырлары фестиваленә Романия, Төркия, Украина, Грузия, Болгарстан, Македония һәм Литвадан ансамбльләр килгән иде.

Фестиваль 2 сентябрьдә Көстәнҗә шәһәре мэрының тәбрикләве белән башланды. Аннары шәһәрнең Җәйге театрында ачылу тантанасы булды һәм катнашучылар чыгыш ясады.

Кырым татарлары күпләп яшәгән Добруҗа җирлегенең иң зур шәһәре Көстәнҗәгә Төркиядән Әнкарадагы Кырым татарлары оешмалары үзәгенең Бакчасарай исемле яшьләр ансамбле һәм Бала шәһәреннән Җыен ансамбле килгән иде. Алар кырымтатар уеннарын күрсәтте, җырларын башкарды.

Чараның икенче көнендә катнашучыларның милли киемнәрдә йөреше узды. Әлеге марш Көстәнҗәдә яшәүчеләр һәм туристларда зур кызыксыну уятты. Аннары гадәттәгечә кырымтатар көрәше башланды.
Фестиваль 3 сентябрь кич гала-концерт белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG