Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан фестивалендә иң яхшы биш фильм. Белгечләр киңәше


Фестиваль кунакларын каршы алучы кызлар
Фестиваль кунакларын каршы алучы кызлар

5-11 сентябрь Казанда XII халыкара мөселман киносы фестивале үтә. Азатлык, кино сәнгате белгечләренә колак салып, бу фестивальдә һичшиксез карарга киңәш ителгән биш фильмны тәкъдим итә.

Быел кинофестивальгә дөньяның 53 иленнән 703 әсәр җибәрелгән. Бәйге програмына сайланган иң яхшы 60 кинофильм арасында Татарстаннан да 6 әсәр бар. Картиналар 6 номинациядә көч сынаша. Күпсанлы фильмнар арасыннан иң яхшыларын һәм кызыклыларын ничек сайлап алырга?

Азатлык сораштырган белгечләр һичшикесез каралырга тиешле биш кинофильмны атады.

1. "Үксез бала" ("Ничье дитя"), Сербия

Әсәр урманда кыргый булып үскән малайның яңа тормыш шартларына яраклашырга тырышуы хакында. Урманда туган "маугли-малай"ны бүреләр тәрбияләп үстерә. Аны балалар йортына алып киләләр. Беренче вакытларда малайга бик авыр була. Аны сугышта катнаштыру өчен тормышка яраклаштыралар. Вакыйгаларның мондый борылыш алуы коточкыч тәэсир калдыра, бу тарихны ахырына кадәр караган кеше авыр хисләр кичерә. Тик фильм искиткеч яхшы төшерелгән. Ярымкыргый бер заттан ул нормаль кешегә әверелә. Тик ахыр чиктә ул барыбер сугыш афәтенең бер корбаны була.

2. "Норжмаа", Кытай

Норджмаа – дошман булган ике яугирне килештерүче хатын-кыз, ана. Бу картинада нибары өч актер – Норджмаа һәм бер-берсен дошман күргән, тик шул шартларда яшәргә мәҗбүр булган ике солдат катнаша. Норджмаа үзенең батырлыгы, үз-үзен корбан итәргә әзер булуы аркасында аларны килештерә ала. Бу фильмда табигать шулкадәр матур ки, ул фильмда мөстәкыйль рәвештә катнаша, дип әйтеп була.

3. "Зират караучы" ("Смотритель кладбища"), Иран

Нәфис фильм зиратны карап торучы карт хакында. Ул каравылчы гына түгел, җырчы да. Җеназа вакытында көйләп догалар укып, шуның белән көн итә. Көннәрдән бер көнне радио барлыкка килә. Кешеләр җырларны-догаларны радио аша тыңлый башлый. Каравылчы карт моны авыр кичерә, кешеләр арасында популярлаша башлаган транзисторлардан көнләшә. Шул ук вакытта фильмдагы халәт якты, җиңел итеп бирелгән. Белгечләр беравыздан бу фильмны искиткеч яхшы төшерелгән дип бәяли. Режиссер бик нечкә һәм үткен итеп иске, күнегелгән тормышның яңалык белән очрашуын күрсәтә алган. Монда шаяру, җор сүз бик күп. Әсәрдә каравылчы картның шәхси фаҗигасе генә түгел, ә мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йоласы үзгәрү, аның элеккеге тирәнлеген, әһәмиятен югалта баруы проблем итеп күтәрелә.

"Зират караучы" фильмыннан күеренеш
"Зират караучы" фильмыннан күеренеш

4. "Антигона", Русия

Антигона ул – корбан, дөрес карар белән хыянәт арасында сайлап алырга мәҗбүр булган кеше. Вакыйгалар кыргыз җирендә бара. Автор грек әсәрен аутентик кыргыз җирлегенә күчергән. Фильм беренче чиратта, трагедияне бәян итүдә Сокуровның стилистикасы күренеп торуы белән кызыктыра. Фильмның режиссеры – Александр Сокуровның укучысы булу да моңа тәэсир ясагандыр. Икенчедән, кайбер үлемсез темаларны теләсә-нинди милли нигезгә күчерергә мөмкин булганлыгы янә исбатлана.

"Антигона" фильмыннан күренеш
"Антигона" фильмыннан күренеш

5. "Фатыйма Республикасы", Франция

Картина Ираннан Франциягә күчеп килгән кыз турында. Франциядә ул феминист кызлар хәрәкәте әйдаманына әверелә. Ул хатын-кызларның иреге өчен көрәшә. Фильмның төп каһарманы тәрбияләнгән мохит, мәдәният белән Европа мәдәнияте бәрелешен күзәтү, әлбәттә, кызык.

"Фатыйма Республикасы" фильмыннан күренеш
"Фатыйма Республикасы" фильмыннан күренеш

Быел татарча кинолар карап буламы?

Быелгы фестивальнең конкурс програмында татар киносын тәкъдим итүче бер генә тулы метрлы нәфис фильм да юк. Ә кыска метрлы фильмнар бар. Мәсәлән, фестивальдә Казан режиссеры Фирүзә Зиннәтуллина төшергән "Гыйшык алмасы" әсәре күрсәтеләчәк. Бу картина татар киносын гәүдәләндерүче бердәнбер эш булып тора.

Сугыш ветераны 9 май алдыннан иске ташландык лагерьга килеп, уйлары белән яшьлегенә кайта. Ул анда үзенең беренче мәхәббәтен очрата. Баш каһарман язмышны үзгәртергә теләп, кызны тиздән һәлак булачагы турында кисәтергә тели. Төп рольдә – Рабит Батулла.

Документаль фильмнар арасыннан "Мәрҗани мәчете. Тормышка ашырылган гореф-гадәтләр тарихы" исемле кыска метрлы документаль фильм. Авторы – Ренат Хәбибуллин.

"Бисмилла итеп укы" документаль фильмын Литва режиссеры Шамил Гомәров төшергән. Бу әсәр Литва мөселманнары, аерым алганда Клайпеда мөселман җәмгыяте, Литва татарлары тарихы хакында.

"З/К" –​ кыска метрлы документаль фильм. Режиссеры – Руслан Вәлиев. Фильм әфган сугышы вакытында һоспитальдә эшләгән татар кызы Рәйхан турында. Бик яшьли ул Әфганстанда булып кайта һәм соңрак аңа военкоматтан шәфкать туташы булып хезмәт итәргә чакыру килә. Сугыш утында булып, үлем һәм имгәнүләрне күреп, гранатомет атышы астында калып, солдатларга кан биреп, батырлыклар күрсәтеп өенә кайтканнан соң, үзгәртеп кору вакытында түрәләрнең битарафлыгы, түбәнсетүе, бюрократлык, эшендәге хезмәттәшләренең кырын карашлары һәм эгоизмы белән очраша.

Фестивальнең бәйгедән тыш програмында да татарлар, Татарстан турында фильмнар шактый.

Байбулат Батулланың "Ноль ярым" кинофильмнан күренеш
Байбулат Батулланың "Ноль ярым" кинофильмнан күренеш

Наил Хәйретдинов​ның "Апата", Байбулат Батулла​ның "Ноль ярым", Булат Минкинның "Оста", Ришат Нәфыйков​ның "Безнекеләр", Ренат Кәримов-Сайга​ның "Туганнар", Ренат Казаков​ның "Мактаулы нефтьче", Айдар Габрәфыйков​ның "Тере су", Влада Васильеваның "Радик Сәлимов", Тимур Садыйковның "Ничек итеп өй шартларында шайтанны чакырырга", Зөфәр Хәйруллин​ның "Ходай кушканча", Ренат Хәбибуллинның "Зөфәр хәзрәт Лотфуллин. Хезмәткә багышланган гомер", Фәйзрахман Камалның "​Борынгы Болгар табышмаклары", Рудамир Абдуллин​ның "Имам", Алексей Китайцевның ​"Патшалар кылычы. Фәрит Сәйфел-Мөлеков" һәм Миңтимер Шәймиев турында "Иман", Әнвәр Габдрахмановның ​"Казан алтыны сере", Фәнис Камалның "Һәркемнең үз юлы", Алексей Барыкинның "Декларация" фильмнары.

Казан мөселман кинофестивалендә Уфадан Вадим Вәлиуллинның "Кредит" фильмы “Кинотавр” фестивалендә иң яхшы кыска метрлы картиналар арасында җиңеп чыккан. Ә "Курчак" фильмы режиссеры Диана Әүхәдиева (Мәскәү – Казан) Сөембикә-ханбикә хакында фильм төшерергә ниятли. Шулай Камилә Сафинаның (Мәскәү) "Тукта" фильмы.

"Ирләр сайлаган юл" документаль фильмы – Ямал ярыматавында газ чыгаручы ирләр турында өч хикәя. Фильм каһарманнары – төрле төбәкләрдән урыс, татар, башкорт, чуаш һәм кореялы ирләр.

"Ата Бәет" исемле кыска метрлы документаль фильмы репрессия корбаны булган Торакул Айтматовның каберен эзләү хакында. Ул – танылган язучы Чыңгыз Айтматовның атасы. 1938 елда атып үтерелгән ата каберен улы юллый. Бу фильмда тасвирланган хәлләр кыргыз халкына гына түгел, татар халкына да кагылышлы, Чыңгыз Айтматовның әнисе татар.

Башкортстанда төшерелгән "Тәүбә" картинасы да татар кешесе турында. Режиссер Вилюра Исәндәүләтова бер татар бабае тарихын сөйли. Франсуа Конденың "Тынычлык сөюче дин. Ислам" дип аталган картинасы Беларус татарлары яшәешен сурәтли.

Моннан тыш шулай ук фестиваль җанатарларына "Моабит дәфтәре", "Батырлык гасырларда калыр", "Тукай", "121", "Шүрәле", "Габдрахман Әпсәләмовның сүнмәс уты", "Фильм турында фильм. Ак чәчәкләр" күрсәтеләчәк.

XS
SM
MD
LG