Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда дүрт шартлау булды. Һәлак булучылар саны ачыкланып бетмәгән


Кабулда Саклану министрлыгы янындагы шартлаудан соң
Кабулда Саклану министрлыгы янындагы шартлаудан соң

Әфганстан башкаласындагы халыкара иганә оешмаларының берсенә һөҗүм оештыручы сугышчылар һәм полиция арасында бәрелешләр дәвам итә. Бер кеше һәлак булган, алтысы яраланган дип хәбәр итә AFP.

Кичә Кабулда өч шартлау булды. Аның икесе Саклану министрлыгы янында иде. Җирле матбугат чаралары хәбәр итүенчә, беренче бомба ерактан шартлатылган, икенчесен интихарчы шартлаткан. Нәтиҗәдә 24 кеше һәлак булган, 91 кеше яраланган. Корбаннар арасында ике генерал һәм полиция офицеры да булган, дип хәбәр итә Би-би-си. Тагын берничә сәгатьтән шәһәр үзәгендә өченче шартлау яңгырый, һәм атышлар башлана.

Шартлаулар өчен җаваплылыкны "Талибан" ислам хәрәкәте үз өстенә алган. Ул инде моңа кадәр дә Кабулда һөҗүмнәр оештырган иде.

Әфганстан башкаласында август ахырында гына Америка университетындагы шартлауда 13 кеше һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG