Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья күчмә халыклар ярышларында Татарстан һәм Башкортстан егетләре дә катнаша

Дөнья күчмә халыклар ярышларын ачу тантанасында ялкынлы җайдаклар

Алар республика байраклары астында чыгыш ясый.

3-8 сентябрьдә Кыргызстанда Ыссык күл икенче Дөнья күчмә халыклар ярышлары уза. Әлеге үзенчәлекләре чарада 40тан артык ил вәкилләре катнаша. Алар арасында Үзәк Азия төбәгендәге илләрдән тыш, Русия, АКШ, Европа, Латин Америкасы һәм Африка илләре вәкилләре дә бар. Алар Үзәк Азия халыкларының 23 борынгы милли спорт төрендә ярыша.

Спорчылар арасында Башкортстан һәм Татарстан егетләре дә бар. Шунысы үзенәчлекле, алар республика байраклары астында чыгыш ясый. Уеннарның рәсми сайтында күренгәнчә, җиңүчеләр Русия дип билгеләнми, ә Татарстан, Башкортстан дип языла.

6 сентябрьдә узган кыргыз көрәшендә 55 килограммга кадәр авырлыкта Татарстан көрәшчесе Риназ Гарипов өченче урынны яулаган. Беренче урында — Кыргызстан спортчысы, икенче урында - Башкорстаннан Илфак Ибәтуллин.

84 килограммга кадәр авырлыкта исә Татарстаннан Ренас Кәлимуллин мәйдан хуҗасы Бектурган Кожомуратовка гына оттырып, көмеш медальгә ия булган. Шул ук үлчәүдә өченче урында Башкортстаннан Курмангазы Шәймуханов. Башкортстаннан үз авырлык катеоргияләрендә Рөстәм Арсланов икенче, Артур Мәвлияров өченче урынны яулаганнар. Рөстәм Арсланов милли аба көрәшендә дә көмеш медальгә лаек булган.

7 сентябрьдә Алыш ярышлары узачак. Анда шулай ук Татарстан спортчылары чыгыш ясый.

Кыргызстанның Чолпон-Ата шәһәрендә Дөнья күчмә халыклары уеннары икенче тапкыр уза. Алар күчмә халыкларның мәдәни-тарихи байлыгын торгызу һәм саклау максатыннан оештырыла. Әлеге уеннарны ачу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Дөнья күчмә халыклар ярышларында төшерелгән фотоларны Азатлыкның фотогалереясендә карарга мөмкин.

Дөнья күчмә халыклар ярышлары

Кыргызстан тауларында Дөнья күчмә халыклар ярышлары уза торган тирмәләр шәһәрчеге.
1/20 Кыргызстан тауларында Дөнья күчмә халыклар ярышлары уза торган тирмәләр шәһәрчеге.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Шимбә кичендә ярышларны рәсми ачу тантанасы тояк тавышлары белән башланып китте.
2/20 Шимбә кичендә ярышларны рәсми ачу тантанасы тояк тавышлары белән башланып китте.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Ачылу тантанасындагы биючеләр. Ярышлар Тянь-Шань таулары арасындагы Ыссык күл янында уза.
3/20 Ачылу тантанасындагы биючеләр. Ярышлар Тянь-Шань таулары арасындагы Ыссык күл янында уза.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тантана барышында стадионга Стивен Сегал да чыкты. Салма кына килеп чыккан элекке кино йолдызын тамашачы дәррәү кычкырып каршылады.
4/20 Тантана барышында стадионга Стивен Сегал да чыкты. Салма кына килеп чыккан элекке кино йолдызын тамашачы дәррәү кычкырып каршылады.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Үзәк Азия халыкларының традицион спортларына багышланган ярышларны ачу тантанасында ялкынлы кешеләр.
5/20 Үзәк Азия халыкларының традицион спортларына багышланган ярышларны ачу тантанасында ялкынлы кешеләр.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Ат белән бәйле ярышлардан һәм көрәш, ук ату осталыкларыннан торган төп чаралар арасында традицион һәм заманча хәрәкәтләрне берләштергән менә шундый биюләр дә күрсәтелде.
6/20 Ат белән бәйле ярышлардан һәм көрәш, ук ату осталыкларыннан торган төп чаралар арасында традицион һәм заманча хәрәкәтләрне берләштергән менә шундый биюләр дә күрсәтелде.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Таяк тарту ярышы.
7/20 Таяк тарту ярышы.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Ат өстенә басып җәядән ату ярышлары арасында бер үсмер күнегүен дәвам итә.
8/20 Ат өстенә басып җәядән ату ярышлары арасында бер үсмер күнегүен дәвам итә.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Казак җайдагы җәядән ата. Бу ярышта катнашучыларның берсе аның кыенлыгын шулай аңлатты: "Атка артык зур игътибар бирсәң, укны тидерә алмыйсың, игътибарыңны атуга артыграк бирсәң, егылып төшәсең. Бу бик куркыныч."
9/20 Казак җайдагы җәядән ата. Бу ярышта катнашучыларның берсе аның кыенлыгын шулай аңлатты: "Атка артык зур игътибар бирсәң, укны тидерә алмыйсың, игътибарыңны атуга артыграк бирсәң, егылып төшәсең. Бу бик куркыныч."
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Ярышлар барган урын янында тайган токымлы эт хуҗасы. Зур үпкәле, җылы йонлы һәм җитез тайган этләре тауда айчыларга бик нык ярдәм итә.
10/20 Ярышлар барган урын янында тайган токымлы эт хуҗасы. Зур үпкәле, җылы йонлы һәм җитез тайган этләре тауда айчыларга бик нык ярдәм итә.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бөркетле аучы. 2014 елда узган беренче Күчмә халыклар ярышларында бөркетле ау бәйгесендә чылбырга бәйләнгән бүрене "аулаган" булсалар, быел тере бүре урынына бау белән хәрәкәтләндерелүче үле кош мәетләре кулланылды.
11/20 Бөркетле аучы. 2014 елда узган беренче Күчмә халыклар ярышларында бөркетле ау бәйгесендә чылбырга бәйләнгән бүрене "аулаган" булсалар, быел тере бүре урынына бау белән хәрәкәтләндерелүче үле кош мәетләре кулланылды.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бишкәк драма театры артистлары яңгыр вакытында тирмәгә сыенып чыгыш вакытын көтә.
12/20 Бишкәк драма театры артистлары яңгыр вакытында тирмәгә сыенып чыгыш вакытын көтә.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Ярышларга килүче җайдаклар. Агачларга көз төсе керә башлаган.
13/20 Ярышларга килүче җайдаклар. Агачларга көз төсе керә башлаган.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Маҗар кызы Наталия Суарез Фридрихс җәядән ук атучы хатын-кызлар бәйгесендә.
14/20 Маҗар кызы Наталия Суарез Фридрихс җәядән ук атучы хатын-кызлар бәйгесендә.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тамашага килүчеләр тау елгасы аша чыга.
15/20 Тамашага килүчеләр тау елгасы аша чыга.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тирмәләр арасында сишәмбе иртәсе
16/20 Тирмәләр арасында сишәмбе иртәсе
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Иң популяр ярышларның берсе тирмә кору бәйгесе булды. Иң тиз такым тирмәне 13 минуттан азрак вакыт эчендә корды.
17/20 Иң популяр ярышларның берсе тирмә кору бәйгесе булды. Иң тиз такым тирмәне 13 минуттан азрак вакыт эчендә корды.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Музыкаль импровизация бәйгесендә катнашучылар урманга кереп чыгыш ясарга әзерләнә. Бу фотода думбрада уйнаучы Нурмәт Мансур Казакъстанда радиожурналист булып эшли.
18/20 Музыкаль импровизация бәйгесендә катнашучылар урманга кереп чыгыш ясарга әзерләнә. Бу фотода думбрада уйнаучы Нурмәт Мансур Казакъстанда радиожурналист булып эшли.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тирмә эчендә төшке аш алдыннан
19/20 Тирмә эчендә төшке аш алдыннан
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Кыргыз кешесе тирмәдә йокыга талган. Ярышлар җомга көнне, 9 сентябрьдә тәмамлана.
20/20 Кыргыз кешесе тирмәдә йокыга талган. Ярышлар җомга көнне, 9 сентябрьдә тәмамлана.
Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG