Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентның укытучысы мәктәпләрдә татарча укыту өчен чаралар күрүне сорый


Бәнәнә Садыйкованың укучысы Рөстәм Миңнехановка язган хаты
Бәнәнә Садыйкованың укучысы Рөстәм Миңнехановка язган хаты

Бәнәнә Садыйкова мәктәпләрдә фәннәрне татарча укыту өчен чаралар күрүне сорап укучысы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итә. Бу хатны Миңнеханов күргәнме, юкмы – билгесез. Президентның сыйныфташы Зөфәр Сафин укытучыларының теләген хуплый.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны татар теленнән һәм әдәбияттан укыткан Бәнәнә апа Садыйкова бу көннәрдә Саба районы Лесхоз авылында. Бәнәнә апага 92 яшь. Ул Казанда һәм Чаллыда балалары янында кыш чыга.

Яңа уку елы башланганчы, июль ахырында Бәнәнә апа укучысы Рөстәм Миңнехановка хат юллый. Ул анда сеңлесенең оныгы Илхан Әхмәдишин укыган Чаллының 2нче татар гимназиясендә бөтен фәннәрне дә бары тик урысча гына укытуга борчылу белдерә.

Илхан Әхмәдишин
Илхан Әхмәдишин

"Илханның әтисе урысча укыту белән килешмичә төрле инстанцияләргә хатлар юллаган. Сезгә мөрәҗәгать итеп, "Минем туган телемдә белем аласы килә" дигән плакатны тотып төшкән Илханның фотосы республика гәҗитләрендә дә басылып чыкты. Шуңа карамастан, туганнан туган оныгымны ел буе диярлек урысча укытканнар. Татар балалары шәһәр мәктәпләрендә татарча белем алмаса, татар теле тәмам юкка чыгар бит. Татар авылларында да урысча белем бирү дөрес түгел дип саныйм. Тиешле чаралар күрсәгез иде", дип мөрәҗәгать итә президентка Бәнәнә апа.

Бәнәнә апага җавап килә, әмма президенттан түгел, ә Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисовтан. Мөгаен, президент идарәсендә хатны Рөстәм Миңнехановка күрсәтеп тә тормыйча Чаллыга юллаганнар.

Чаллы мәгариф идарәсенең Бәнәнә Садыйковага җавабы
Чаллы мәгариф идарәсенең Бәнәнә Садыйковага җавабы

Әлеге хат балта сораганга шөшле тоттырган шикелле "отписка"га ошап тора. Башта шәһәрдә "11 татар мәктәбе эшли", дип белдерелә. Аннан соң 2нче татар гимназиясендә 1-2 ел эчендә татарча сөйләшә алырлык дәрәҗәгә җиткерә алучы укытучылар эшләве әйтелә һәм "ата-аналарың теләге булган очракта, укытуны татар телендә оештыруда бернинди кыенлыклар да юк, чөнки гимназиядә барлык шартлар да тудырылган", диелә. Ә Бәнәнә апа шәһәрдәге татар мәктәпләрендә, татар авылларында урысча гына белем бирү дөрес түгел дип белдереп, чара күрүне үтенгән иде.

Бәнәнә апаның әлеге башлангычын Миңнехановның сыйныфташы Зөфәр Сафин да хуплый. "Инде шушы яшендә дә Бәнәнә апа телебез өчен кайгыргач, бик рәхмәт аңа. Кайбер кешенең кулыннан да килми", ди Зөфәр әфәнде.

Рөстәм Миңнеханов беренче рәттә уртада, Зөфәр Сафин арткы рәттә уңда. Лесхоз мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары, 1964 ел. Фото Чистай районы хакимияте сайтыннан алынды
Рөстәм Миңнеханов беренче рәттә уртада, Зөфәр Сафин арткы рәттә уңда. Лесхоз мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары, 1964 ел. Фото Чистай районы хакимияте сайтыннан алынды

Сафин беренчедән сигезенчегә кадәр Лесхоз мәктәбендә Миңнеханов белән бергә белем ала. Татар теле һәм әдәбияттан 4-8нче сыйныфларда аларны Бәнәнә апа Садыйкова укыта. Лесхозда ул вакытта да татар теле һәм әдәбияттан кала барлык фәннәр дә урысча була.

Зөфәр әфәнде бүген Лесхоз авылында яши. Балалар бакчасын газ белән җылыту операторы булып эшли, авылда мәчет мәзине. Азатлык Сафин белән узган гасырның 60нчы елларында Лесхоз мәктәбендәге хәлләр, президентның бүген татар теленә булган мөнәсәбәте турында сөйләште.

– Ничәнче елга кадәр Бәнәнә апада укыдыгыз сез?

– Мин 1971 елга кадәр укыдым, сигезенче сыйныфны бетергәч Лесхоздан киттем. Мәктәбебез ул вакытларда сигез еллык иде. Татар телен һәм әдәбиятын ярата идек. Бәнәнә апа безнең әйбәт һәм шул ук вакытта бик таләпчән укытучы иде. Үз фәнен яраттыра белде. Безне кызыксындыру өчен Бәнәнә апа спектакльләр куйдыра иде. Хәзерге президентыбыз Рөстәм Нургали улы белән дә иске клублар вакытында сәхнәләрдә бергә спектакльләр куеп йөрдек.

– Нинди спектакльләр куя идегез?

– Бөтенесе истән чыккан бит инде, мәктәпне бетергәнгә дә ничә еллар...

– Миңнеханов татар телен һәм әдәбиятын ничегрәк укыды? Әйбәт белә идеме?

– Бөтен фәннәрдән уртача укый иде ул. Әйбәт укый иде. Бик алда да түгел, артта да түгел, ә "средний хорошист". Ул төгәл фәннәрне ярата һәм спорт белән шөгыльләнә иде. Мәктәпкә кышын чаңгыда, җәен велосипедта килә иде. Сигезне бетергәч ул Сабада укыды.

– Президент булгач Миңнеханов белән очрашканыгыз бармы?

– Очрашып торабыз. Сыйныф белән бергәләп очрашкан булмаса да, Лесхоз зиратына әтисе каберенә кайта ул. Бергәләп барып шунда догалар кылабыз.

– Узара татарча сөйләшә торгансыздыр инде?

– Әлхәмдулиллаһ, татарча сөйләшәбез. Пәйгамбәребезнең ике бер үк милләт кешесе бер-берсе белән чит телдә сөйләшсә, алар пәйгамбәребез турында гайбәт сөйләгән булырлар дигән хәдисе дә бар. Бу – бик зур хәдис. Пәйгамбәребез безнең телебез, милләтебез югалмасын өчен кайгырган. Гарәпчә генә булсын димәгән бит, һәрбер милләт өчен кайгырган ул. Кыямәт көнен онытмагыз, үз телегездә җавап бирәчәксез, дигән. Балаларыгызга үз телегезне өйрәтмәсәгез, бүтән телдә сөйләшсәгез, аларга дуңгыз ите ашаткан гөнаһны алырсыз, дип тә әйткән. Тел бетсә – милләт бетте дигән сүз. Телне саклау – безгә фарыз.

– Бүген ике татар очрашканда урысча сөйләшүне ничегрәк бәялисез?

– Мин үзем ике татар кешесе урысча сөйләшә башласа хәдисләрне әйтеп күрсәтәм. Бездә дәүләт теле икәү, үз телебезне белү кирәк.

– Соңгы вакытта Татарстанда татар теленең абруе төшә бара, дәүләт дәрәҗәсендә кулланылмый дип белдерүчеләр дә бар. Сез моңа ничегрәк карыйсыз?

– Кисәк кенә бөтен әйбер дә эшләнеп бетми бит. Тора-бара булыр әле. Беркем дә мәчеткә йөрергә, татарча сөйләшергә комачауламый. Татарстанда башка халыклар белән дә дуслык. Бу ягына сөенү кирәк. Тора-бара татар теле дә булыр әле Аллаһы бирса. Әкренләп кайтыр. Кисәк кенә бөгеп булмый, аннары сына бит ул.

– Рөстәм әфәнде татар телен үстерү өчен тырыша дип уйлыйсызмы? Ул сизеләме?

– Сизелә, сизелә. Татар телен үстерү өчен дә тырыша, дингә дә бик игътибарлы. Ураза гаетен дә ял көне иттеләр. Үзебезнең динебезне дә үстерә. Бүтән диннәргә дә кагылмый. Аллаһы тәгалә бүтән диннәрне дә яраткан икән, барсын да хөрмәт итү кирәк.

– Кем чорында татар теленә игътибар зуррак соң? Элеккке президент Миңтимер Шәймиев чорындамы, әллә хәзерме?

– Миңтимер Шәрип улы үпкәләмәсен. Дөресен әйтергә кирәк, Рөстәм Нургали улы җитәкчелегендә алга китеш бар дип уйлыйм. Үзегез күреп торасыз, түбәтәй киеп мәчеткә барган кешегә милләтне үстерүдә өмет зур! Ул вакытта хәтта җитәкчеләрбез мәчеткә дә йөрми иде.

– Татар теленә игътибар ничегрәк?

– Татар теленә игътибар арта хәзер. Дәресләр керә. Мәчетләрдә менә хәзер җомга вәгазьләрен татарча укуны керттеләр. Болар барсы да бүтән халыклар да өйрәнсен дип татар телен үстерү өчен бит.

–​ Җомга вәгазьләрен татарча итүне Миңнеханов теләге белән эшләнгән дип уйлыйсызмы?

– Мөфти үз генә хәл итеп кертә алмый бит инде. Алар киңәшләр, бергә очрашалар дигән кебек. Мин ул эчке якларын ук белмим, әмма барыбер бернәрсә дә үзеннән генә чыгып эшләнми. Болар дәүләт дәрәҗәсендә эшләнә торган эшләр.

– Соңгы вакытта күп кенә татар мәктәпләре ябыла, Бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирәсе булганга ата-аналар теләге дип бөтен фәннәрне урысча укыта башладылар. Әлегеләр татар теленең югалуына китермәсме? Ничек уйлыйсыз?

– Бу безнең элеккедән калган басынкылык, куркаклык дип әйтимме инде. Үзебез балаларның киләчәге турында уйлыйбыз, ә үзебезнең киләчәгебез үзебезнең кулыбызда бит. Татар теленә "кухня теле" дип кенә карау ярамый. Өйдә яхшы сөйләшеп үстерсәң, аннары татарча укый белмәс, татарча имтихан бирә алмас дип куркырга кирәкми. БДИны татарча бирү дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелер дип уйлыйм. Үзебездән башлау кирәк.

– Татар мәктәпләренең барсында да төгәл фәннәр урысча, ә һуманиатр фәннәрне татарча укытуга ничек карыйсыз? Бу яхшырак булмасмы?

– Нишләп булмасын? Булыр! Элек укытканнар бит. Кайбер балалар чит булган урыс телендә аңлап та бетерә алмый. Авыр бирелә. Үзеңнең телең ачылган ана телендә уку күбрәк аңлашылачак. Күп балалар бер җөмләне аңламый кала. Берсен аңламаса икенчесе шуңа ялганып китә. Киләчәктә үз ана телеңдә белем бирүне мин дөрес булачак дип уйлыйм.

* * * *

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килә. Рөстәмгә биш яшь булганда Саба районы Лесхоз авылына (поселок) күченәләр, әтиләре урман хуҗалыгы башлыгы була һәм әлеге эштә 1990 елга кадәр эшли.

XS
SM
MD
LG