Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабер ташларын җимерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен 5 миллион сум вәгъдә ителде


Зиратта йөзләгән кабер ташын​, шул исәптән композитор Салих Сәйдәшевнең һәм башка күренекле шәхесләрнең кабер ташлары җимерелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа татар зиратында каберлекләрне җимерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен 5 миллион сум биреләчәген белдерде. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгы сайтында әйтелә.

8 сентябрьдә Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. Җинаять кодексының 244 маддәсенең икенче өлеше (үлгәннәрнең мәетләрен һәм аларның урыннарын мәсхәрәләү) нигезендә җинаять эше ачылган.

9 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алды. Президент вандалларны тиз арада табу өчен тәртип саклау оешмаларына барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен кулланырга кушты. Җомга иртән зиратка президент идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров та килеп киткән.

XS
SM
MD
LG