Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Мөселман киносы фестивале ябылды

11 сентябрь кичендә Казанның Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында 12нче мөселман киносы фестиваленең тантаналы ябылу чарасы үтте. Ябылышта ачылыштагы кебек яңгыр яумаса да, кызыл келәмнән кунаклар кергәндә буталчыклар тагын кабатланды. Алып баручы Алсу Әбелханова Азатлыкка моны тулы сценарийны башланыр алдыннан гына күрүе белән аңлатты. Татарстан җитәкчелеге исеменнән тантананың рәсми өлешен ачарга хөкүмәт башлыгы урынбасары Васил Шәйхразиев килде. Опера залы халык белән шыгрым тулы иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG