Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан районнары буйлап "Сәяхәт-Драйв" сәфәре бара


Чыгыш ясаучы яшь татар альтернатив җырчылары
Чыгыш ясаучы яшь татар альтернатив җырчылары

Татарстан буенча әлеге сәфәрне татар альтернатив музыка вәкилләре оештыра. "Сәяхәт-Драйв" дип аталган гастрольләр барышында алар сигез районда чыгыш ясаячак.

Татарстан республикасының сигез районында тере татар альтернатив музыкасын уйнаучы музыкантлар чыгыш ясый. 10 сентябрь көнне Актаныш һәм Азнакайда башланып киткән чара ай дәвамында узачак.

Концерт сәфәрендә яшь татар башкаручылары Рәдиф Кашапов һәм Oscar чыгыш ясый. Рәдиф Кашапов Азатлыкка белдергәнчә, бу татар альтернативасының Татарстан районнары буйлап беренче зур гастрольләре. Элек "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстанның зур шәһәрләренә генә концерт сәфәре оештыра иде.

17 сентябрь көнне "Сәяхәт-Драйв" Минзәлә белән Чаллыда, 24 сентябрь Кукмара һәм Арчада, 1 октябрь көнне исә Буа белән Кама Тамагында чыгыш ясый. Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән уза.

XS
SM
MD
LG