Татарстан башкаласында төп Корбан гаете намазы Кол Шәриф мәчетендә укылды. Анда республика президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин да булды, фотокамералар белән күпчелек мәгълүмат чаралары кертелмәде, халыкның керүе дә чикләнде, мәчетне дистәләгән полиция хезмәткәре чорнап алды. Гаетне Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Намаздан соң Мәрҗәни, Казан нуры кебек мәчетләрдә корбан чалу эше башланды.
Казанда Корбан гаете

1
Кол Шәриф мәчете

2
Казан кирмәне эчендә Корбан гаете алдыннан физик мөмкинлекле кешеләр, хәер сораучылар йөрде

3
Кол Шәриф каршында мәчеткә керә алмаучылар таш мәйданчыкта намаз укыды

4
Корбан гаете көнне сәдака тартмалары халык каршына куелды

5
Гаеткә килүчеләрнең күбесенең йокысы туймаган иде, авызлары ачылды

6
Балаларын үзләре белән гаеткә алып килүчеләр дә булды

7
Халык арасында татар түбәтәйләре бик аз иде

8
Кол Шәрифтә Корбан гаете намазын уку мизгеле

9
Кол Шәрифтә Корбан гаете намазы полиция сагы астында укылды

10
Кол Шәрифтә Корбан гаете намазын уку мизгеле

11
Кол Шәрифтә Корбан гаете намазын уку мизгеле

12
Кол Шәрифтә Корбан гаете намазын уку мизгеле

13
Кол Шәрифтә Корбан гаете намазын уку мизгеле

14
Азия халкы гаеттә күбрәк иде

15
Кол Шәрифтә үткән гает намазынна Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгып килә

16
Казан мэры Илсур Метшин

17
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт

18
Гает намазы тәмамланып мәчеттән чыга

19
Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин журналистларга әңгәмә бирә

20
Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров әңгәмә бирә