Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Корбан бәйрәме көнне Тәре йөреше оештырылды


Петербурдагы Тәре йөреше
Петербурдагы Тәре йөреше

Тәре йөрешен шәһәр хакимияте белән Урыс православ чиркәве оештырган.

Петербурда студентларны Тәре йөрешенә чыгарга мәҗбүр иткәннәр. Тәре йөреше Алексей Невскийның сөякләрен Владимир шәһәреннән Петербурга күчерүгә, ягъни чиркәү бәйрәменә багышланган. 1917 елга кадәр бу бәйрәм көнне ял иткәннәр. Әлеге Тәре йөреше Петербур хакимиятенең Урыс православ чиркәве хезмәттәшлегендә оештырылган.

Петербурның Вузара студент шәһәрчегендә яшәүчеләр сүзләренчә, аларга Невский проспектында узган әлеге Тәре йөрешенә чыгу кушылган. Бу хакта Азатлыкның Петербурдагы хәбәрчесе Татьяна Вольтская хәбәр итә.

Студентлар дәрес калдырырга туры килгән өчен борчылу белдергән. Тәре йөрешендә әлеге шәһәрчектән 200ләп студент катнашкан. “Росбалт” язуынча, әлеге Тәре йөрешенә барлыгы 50 мең кеше, ә Корбан бәйрәменә 40 меңгә якын кеше килгән.

“Московский комсомолец” Тәре йөрешендә 10 мең, ә Корбан бәйрәмендә 100 мең катнашты дип яза.

XS
SM
MD
LG