Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекмәнстанның яңа Конституциясе президентның яшен чикләми


Төрекмәнстан президенты Горбангулы Бердымөхәммәдов
Төрекмәнстан президенты Горбангулы Бердымөхәммәдов

Хәзер президент булып сайланучының яше чикләнми, президент срогы да биш елдан җиде елгача озынайтылды.

Төрекмәнстан парламенты яңа Конституция кабул итте. Аның нигезендә президент булып сайланучының яше чикләнми, президент срогы да биш елдан җиде елгача озайтылды.

Яңа документка Төрекмәнстан президенты Горбангулы Бердымөхәммәдов кул куйды һәм ул 14 сентябрьдә үк көченә керде, дип яза РИА Новости.

2008 елда кабул ителгән Конституция нигезендә 70 яшьтән өлкәнрәк кеше президент булып сайлана алмый иде. Яңасында “70 яшьтән өлкәнрәк” дигән сүзтезмә төшеп калган.

Чираттагы сайлаулар Төркмәнстанда 2017 елга билгеләнгән.

59 яшьлек Төркәмнстан президенты Горбангулы Бердымөхәммәдов ил белән 2007 елдан бирле җитәкчелек итә. 2012 елда ул икенче срокка сайланды.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы Конституциягә кертелгән гадел мәхкәмә тикшерүе гарантиясе турындагы үзгәрешләрне хуплады. Ә менә дин яки милләт нигезендә оешкан фиркаләрне тыю турындагысын тәнкыйтьләп чыкты һәм президент срогын озынайтмаска тәкъдим итте, дип яза “Немецкая волна”.

Human Rights Watch хокук яклау оешмасы Төркмәнстандагы режимны иң кырыслардан дип саный.

XS
SM
MD
LG