Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекамада “Гражданская платформа” фиркасен хакимият басымы куллануда гаеплиләр


Рифат Шәйхетдинов
Рифат Шәйхетдинов

Нефтекама бермандатлы бүлгесендә Дума сайлауларында катнашучы алты фирка намзәте Рөстәм Хәмитовка хат язган. Алар хакимият башлыклары “Гражданская  платформа” намзәте Рифат Шәйхетдинов белән очрашуларга халыкны көчләп җыя, дип зарлана.

Нефтекама бермандатлы бүлгесендә Дума сайлауларында катнашучы алты намзәт районнар җитәкчелеген “Гражданская платформа” намзәте Рифат Шәйхетдинов файдасына хакимият басымы куллануда гаепли. Күптән түгел намзәтләр Башкорстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка хат язган. Алар җирле хакимият “Гражданская платформа” намзәте Рифат Шәйхетдинов белән очрашуларга район һәм шәһәрләр халкын көчләп җыя, дип зарлана.

“Хәзер инде Үзәк сайлау комиссияләренә шикаять язуның мәгънәсе юк, сайлауларга бик аз вакыт калды. Аннары канунны бит намзәт үзе түгел, ә җирле берәмлекләрнең җитәкчеләре боза. Бары тик Рөстәм Хәмитов кына аларга бу басымны туктатырга куша ала”, дип белдерә “Рост” фиркасе намзәте Денис Мусин.

“Русия коммунистлары” фиркасе Сергей Головин хакимият басымыннан туеп үз намзәтен сайлаулардан алган, дип яза “ProUfu” сайты.

КПРФ намзәте дә зарлана.

"Минем 20 баннерны кистеләр, бизнесым янды. Күзәтүчеләремә, өндәүчеләремә кисәтүләр ясыйлар. Хәтта үземә дә шалтыратулар булды. Хәзер руль артында үзем генә йөрим, берәр хәл була калса башкаларга зыян килмәсен өчен. Бакалы, Илеш, Краснокама районнарында бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне автобусларга утыртып Рифат Шәйхетдинов белән очрашуларга йөртәләр”, ди ул “ProUfu” сайтына.

Нефтекама бермандатлы сайлау бүлгесендә “Бердәм Русия” намзәте күрсәтелмәгән. Кайбер сәясәтчеләр бүлге “Гражданская платформа” намзәте Рифат Шәйхетдинов өчен шулай “чистартылган” дип саный.

“Гражданская платформа” фиркасендә әлеге гаепләүләрне кире кагалар. Рифат Шәйхетдинов хакимият ресурсы куллана алмый, чөни анда ул юк, диләр.

XS
SM
MD
LG