Казанның "Пирамида" комплексында Бердәм мәгълүмат үзәге эшли
Анда дистәләрчә хәбәрче, "Татмедиа" агентлыклары җаваплы хезмәткәрләре мәгълүмат туплый, даими рәвештә Үзәк сайлау комиссиясе, Җәмәгать пулаты, сәясәт белгечләре белән матбугат очрашулары оештырыла.
"Татарстан-Яңа Гасыр", "Татарстан - 24" каналлары хәбәрчеләре туры элемтәгә тоташып соңгы мәгълүматларны биреп бара. журналистлар өчен бушлай туклану оештырылган.
Компьютерлар, эш урыннары җитәрлек булмау сәбәпле, журналистлар үз гаджетларында яза.
Алтай өлкәсендә җитди хәрәмләшүләр турында хәбәрләр килә
Алтай өлкәсенең матбугат үзәгендә "круиз тавыш бирүе" турында хәбәр килгәнен сөйләделәр. Мәгълүмат тикшерелә, дип хәбәр ителә.
Русия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова сүзләренчә, алар да бу мәгълүматны тикшерә. "Ул фактлар расланса, җитди чаралар күрәчәкбез. Кирәк булса, хәтта, җинаять эшләре ачылачак, сайлау нәтиҗәләрен кире кагу мәсьәләсен дә каралачак" дип белдерде ул.
Сайлауда хәрәмләшү һәм канун бозу очраклары турында хәбәрләр килә
"Яблоко" фиркасе вәкиле Артур Гыйбадуллин Үзәк сайлау комиссиясенә шикаять юллаган.
"18 сентябрь көнне мин тавыш бирүне http://webvyboryedg.ru рәсми сайты аша күзәтәм һәм Казанның кайбер сайлау бүлгеләрендә сайлау кәгазьләрен сала торган тартмалар (урна) күзәтүгә эләкми, чөнки камералар башка якка юнәлгән (№ 141, 151 (яисә 150, чыбыклар буталган диләр), 156, 168, 170, 171 бүлгеләр фотоларын җибәрәм). Ә 157нче сайлау бүлгесендә веб-камера бөтенләй сүнгән. Трансляция бармый.
Түбән Кама шәһәрендә, 2218 санлы сайлау бүлегенсендә сайлау комиссиясе әгъзасыннан гаризалар һәм шикаятьләр кабул ителми. Сайлау бүлегенә полиция чакыртылган дип хәбәр итә Идел.Реалии сәхифәсе.
Тукай районы Малтабар авылында, 2638 санлы сайлау бүлегендә бүген Татарстан президенты сурәте эленеп тора. Сайлау көнендә агитация тыелган.
Казанда КПРФ фиркасенең сайлау штабы башлыгы урынбасары Алексей Серов хәбәр иткәнчә, 350 һәм 359 сайлау бүлекләрендә күпсанлы студентлар тавыш бирә.
"Бер үк кешеләр берничә тапкыр тавыш биргән, ягъни "карусель" ысулын куллануы турында хәбәребез бар", диде Серов.
Башкортстанның Кырмыскалы районында, 2288 санлы сайлау бүлегендә комиссия әгъзасы һәм интернет басма журналистын физик көч куллану белән куркыталар, дип хәбәр итә "Голос" оешмасы.
Миңнеханов тавыш биргәндә кәефсез күренде
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгате Гөлсинә ханым белән Казанның 42нче сайлау урынында тавыш бирде. Кәефе юклыгы йөзенә чыккан иде. Матбугат хезмәте дә журналистлардан күп сораулар бирмәскә үтенде. Президентның тамагы авырта дип әйттеләр.
Татарстанның Апас районы Кайбычны узып китеп тавыш бирүчеләр саны нигезендә беренче урынга чыккан. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова белдерүенчә, Апас районында халыкның барлыгы 46,38% тавыш биргән.
Башкортстаннан ирешкән хәбәр:
Сәгать 12гә алты канун бозу очрагы теркәлгән. Үзәк сайлау комиссиясе барысын да җентекләп тикшерергә вәгъдә итә. Әбҗәлил районында урнашкан 789 санлы сайлау бүлегендә КПРФ күзәтүчесен кертмәгәннәр.
Казанда тавыш биргән студентлар шундый хэштеглар белән социаль челтәрләргә фото урнаштырырга тиеш.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Бердәм мәгълүмат үзәгендә тавыш бирүчеләр саны турында даими саннар биреп бара. Аны интернеттан да карарга мөмкин. Әлегә Дәүләт телләре турындагы канунны бозып, Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле урысча гына сөйли, татар телендә мәгълүмат бирү юк. Татар телендә журналисттан килгән сорауга гына татарча җавап бирелде, сөйләшүне алып барган Илшат Әминов шунда ук урысчага тәрҗемә итеп куйды.
Сүз уңаеннан, тавыш бирүчеләргә таратылган кәгазь-беләзекләрдә дә барлык язулар урыс телендә генә башкарылган.