Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова көн дәвамында Татарстанда якынча 70% кеше тавыш бирәчәк дип уйлый. Кукмарада булган хәл турында сорауга ул "Рәсми шикаять әлегә юк, монда килгәндә ул хәбәрне ишеттем. Кукмара районындагы хәлне тикшерәчәкбез, караячакбыз" диде.
Индерәйдә лотерея уйнатып сайлауга җәлеп иттеләр
Төмән өлкәсенең Индерәй авылында халыкны сайлауга лотереялар уйнатып җәлеп иттеләр. Иң беренче килгән Халстан Ханнановага бүләк эләкте. 18 яшьләре тулып беренче тапкыр тавыш бирергә килүчеләргә дә махсус бүләкләр каралган. Сайлау урыны булдырылган мәктәп бинасында укучылар тәм-томнан ярминкә оештырган, һәркемне урамда җыр-бию белән каршы алалар.
Индрәй авылында 1219 сайлаучы бар. Төшкә кадәр 500ләп кеше сайлауга килде.
Чаллының 2147 санлы сайлау бүлегендә дә хәрәмләшү әзерләнгән
Мәктәптә (тавыш бирү бүлмәсендә түгел) сайлау комиссиясе әгъзасы якынча йөз бюллетень белән пакет тапкан. Башка сайлау комиссиясе әгъзалары аны бүлмәдән этеп чыгарганнар, бүлмәне япканнар. Соңрак пакет югалган, сайлау комиссиясе әгъзасы полицияне чакырткан, дип хәбәр итә Идел.Реалии.
Русия буйлап тавыш бирүгә 10%тан артык кеше килгән (11:00 мәгълүматы). Яңа игълан ителгән мәгълүматка күрә, Мәскәүдә 12:00 вакытына 8,34% кеше, Петербурда 6,13% кеше тавыш биргән. Исегезгә төшерәбез, Татарстан буенча сәгать уникегә 34%тан артык кеше тавыш биргән.
"Idel. Реалии"га чыганак Кукмарада 80 түгел, ә 100 бюллетень ташларга җыенганнар дип белдерде.
Рөстәм Хәмитов: "Киләчәгебез бүген ничек тавыш бирүгә бәйле"
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфадагы 109-нчы сайлау урынында тавыш бирде. Ул журналистлар алдында чыгыш ясап киләчәкнең бүген ничек тавыш бирүгә бәйле булачагы турында һәм башка шундый гомумиерәк сүзләр сөйләде.
Дондагы Ростов шәһәрендә 1958 санлы сайлау бүлегендә булган хәл. "Голос" оешмасы чыгарган видеокамералар язмасында бер хатын-кызның тартмага күпләп сайлау кәгазен төшергәнен күреп була. Тагын өч кеше бу эше башкалардан яшерү максатыннан "дивар" булып басты.